Әтнә таңы

Җәйге Олимпия уеннары Парижда һәм Лос-Анджелеста узачак

Париж да, Лос-Анджелес та Җәйге уеннар кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. (Казан, 14 сентябрь. "Татар-информ"). 2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән (МОК) РБК хәбәр итә. Париж...

Париж да, Лос-Анджелес та Җәйге уеннар кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде.

(Казан, 14 сентябрь. "Татар-информ"). 2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән (МОК) РБК хәбәр итә.

Париж да, Лос-Анджелес та 2024 һәм 2028 елларда Җәйге Олимпия уеннарын кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде.

Реклама

"Парижны Олимпиада-2024 һәм Лос Анджелесны Олимпиада-2028 белән котлыйм. Уздыру өчен башка урынны сайлауны күзаллау авыр", - дигән бу хакта Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах. Аның сүзләренчә, әлеге "ике бөек ил"нең ике шәһәре Олимпия уеннарының бай тарихына ия.

Париж һәм Лос-Анджелес хөкүмәт вәкилләре, үз чиратында, комитетка әлеге карарны кабул итүләре өчен рәхмәт белдергән.

Мәгълүмат өчен. Парижда Олимпиада соңгы тапкыр - 1924 елда, ә Лос-Анджелеста 1984 елда уздырылган. Якындагы Җәйге Олимпиада 2020 елда - Токиода узачак. Алдагысы 2016 елда Рио-де-Жанйрода булган иде. Россия әлеге уеннарда гомуми хисапта дүртенче урын алды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/14/148252/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: