Әтнә таңы

“Җыелышып елашабыз ...”

Сугыш башланган елны Комыргуҗа авылында яшәүче Фәния апа Хәкимовага 10 яшь тула. Язмыш җиле аларның гаиләсен башта туган якларыннан аерып, ерак шахта чыгара торган якларга илтә. Җиде баланың ике кечкенәсе дә әнә шунда туа. Әмма нужа бабай монда да куып тота аларны. Үз илем - алтын бишек, кеше иле -...

Реклама

Сугыш башланган елны Комыргуҗа авылында яшәүче Фәния апа Хәкимовага 10 яшь тула.

Язмыш җиле аларның гаиләсен башта туган якларыннан аерып, ерак шахта чыгара торган якларга илтә. Җиде баланың ике кечкенәсе дә әнә шунда туа. Әмма нужа бабай монда да куып тота аларны. Үз илем - алтын бишек, кеше иле - үтә тишек, дип халкыбыз юкка гына әйтми шул. Туган ягын сагынып җирсүгә түзә алмый, кечкенә Фәниянең әти-әнисе торыр җир белешер өчен кабаттан Комыргуҗага кайталар. Өйләр салып төпләнербез, эше дә булыр дип йөргән хыялларын сугыш хәбәре челпәрәмә китерә. Тиз генә кире кайтып, балаларны алып китергә туры килә аларга. Бер нәрсәсез кабат туган авылларына кайтып егылалар. 1919 елгы иң өлкән абыйларын сугышка алалар. "Китте дә, суга төшкәндәй юк булды, ичмасам, хәбәрсез югалды, дигән хәбәре дә килмәде", - дип искә ала Фәния апа. Бәла ялгыз йөрми, авыртып урын өстенә егылган әтиләре дә озак тормый дөнья куя. Алты баланы аякка бастырулары ялгыз әниләренә, ай-һай, авыр булгандыр. "Әни көн саен самавыр кырыена куеп, бала саен берәр бәрәңге пешерә торган иде, шуның белән көне буе йөрелә. Кузгалактан аш, черегән бәрәңгедән күмәч ашап үстек без. Иртән әнинең елый- җырлый уятканы әле дә истә. "Иртә белән торабыз, сәгать алты тулгачтын. Җыелышып җылашабыз, өебез суык булгачтын",- дип җырлый торган иде ул", - дип искә ала Фәния апа. Бишенче сыйныфны тәмамлаган, әле сабыйлыктан да чыкмаган кызчыкка да җигелеп дөнья йөген тартырга туры килә. Бүтән укулар насыйп булмый инде аңа. Ул чорның меңләгән балалары кебек бала чакның тәмен татырга өлгерми, өлкән тормышка аяк баса ул. Ягарга утын булмагач, Мари ягындагы Мадмыр авылыннан тәпиләп чана белән утын алып кайтканнарын тыңлаганда үземнең тәннәрем дә чемердәп китте. " Өс- башым юка, җитмәсә, карлы -бозлы яңгыр коя. Өшеп бетеп кайтып кердем", - дип искә ала ул.

Гомер буе сыер савучы булып , лаеклы ялга чыгар алдыннан колхоз ашханәсендә пешекче булган Фәния апа Хәкимова бүген туган авылында ялгызы яши. Тормыш иптәше күптән вафат. 96 яшькә хәтле гомер кичергән әнисен, 88 яшендә вафат булган кайнанасын, үзенең барлык бертуганнарын җиренә җиткереп мәңгелеккә озаткан ул. Әнә шуларның әҗер- фатихасы белән, һәр туар таңга сөенеп, олы юл буендагы гөл- чәчәкләргә күмелгән җыйнак кына йортында гомер кичерә. Ике күзенә дә операция эшләтсә дә, кулы, аягы сынып яткан чаклары булса да, йөзе ачык, күңеле киң Фәния апаның. Зарланырга яратмый . Кибетеннән бар-кирәк ярагын, Әтнәдән даруын алып кайтып биргән күршесе Дания Галимовага, авыр чакларында ярдәменнән ташламаган мәдәният йорты җитәкчесе Рәфинә Мөхәммәтшинага бик рәхмәтле ул. Гади, сөйкемле Фәния апа Хәкимова - татар хатын-кызларының сабырлыгы, олы җынлылыгының тере үрнәге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: