Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җылыту сезоны башлана

Хөрмәтле гражданнар, мич ягу сезоны башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирә торган генераторлар, калориферлар һәм башка җылылык бирү приборлары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш. Төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану катгый тыела. Мич һәм башка ягу җайланмалары билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килгән бүленеш корылмалары һәм мич авызы каршына 0,5х...

Хөрмәтле гражданнар, мич ягу сезоны башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирә торган генераторлар, калориферлар һәм башка җылылык бирү приборлары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш.

Төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану катгый тыела. Мич һәм башка ягу җайланмалары билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килгән бүленеш корылмалары һәм мич авызы каршына 0,5х 0,7 м зурлыгындагы калай урнаштырылган булырга тиеш. Мичне һәм мичнең төтен чыгу юлын ягу сезоны башланыр алдыннан утырган корымнан арындырырга кирәк. Шулай ук ягу чоры дәвамында кимендә 2 айга 1 тапкыр шушы эшне башкарырга кирәк. Янып торган мичне карау­чысыз калдырырга, шулай ук күзәтүне балаларга йөкләү катгый тыела. Мичне ягып җибәрер өчен тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмаска киңәш итәбез.
Газ ягулыгы белән янучы мичләрне саклагыч җиһазлары ( җылылык көйләгече, саклагыч клапаны) төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Төзек булмаган газ җиһазларын куллану тыела, чөнки бу очракта газ чыгу куркынычы яный. Газ торбаларның ялганган өлешләреннән, газ горелкаларының герметик булмаган ялганышларыннан килеп чыга. Бүлмәдә газ исе сизелсә, шырпы яндырыр­га, электр җиһазларын кабызырга һәм сүндерергә ярамый.
Көнкүрештә электр приборларын куллануга аеруча игътибар итәргә кирәк. Төзек булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз. Электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Үзегезне һәм үз йортыгызны янгынан саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев