Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчы Альберт Салихов әтнәләрне ник үлеп сагына?

Ел дәвамында аралашып торабыз Әтнәнең Чаллыда җырлап, яшәп ятучы җырчы егете Альберт Салихов белән. Тавышы, моңы үзгә аның. Үзебезнеке булгангамы, бик яратып тыңлыйбыз. Туган ягына кайтырга да вакыт таба ул. Безнең белән дә аралашып алырга вакыты бар Альбертның. - Әй ул туган авылның матурлыклары, аның кышкы урамнары төшләремә керә. Җәй...

Ел дәвамында аралашып торабыз Әтнәнең Чаллыда җырлап, яшәп ятучы җырчы егете Альберт Салихов белән. Тавышы, моңы үзгә аның. Үзебезнеке булгангамы, бик яратып тыңлыйбыз. Туган ягына кайтырга да вакыт таба ул.

Безнең белән дә аралашып алырга вакыты бар Альбертның.

- Әй ул туган авылның матурлыклары, аның кышкы урамнары төшләремә керә. Җәй көне кайтып, туганнар белән аралаша алдым, Аллага шөкер. Ул бергәләп җир җиләге җыюлары. Авылым искә төшкән саен җиләкләргә карыйм, җиләкләрне ашаган саен авылым искә төшә. Мин нечкә күңелле кеше, пенсиягә чыксам, авылдан китмәм дә бәлки. Шәһәр тормышы үзенә бөтереп алып кереп китә инде ул. Әллә ни үзгәрешләр юк, гадәти эш режимында эшләп йөрибез. Гастрольләргә дә чыга алганым юк, әлегә хөкүмәт эшендә. Бер яңалыгым бар, мәчеттә укып йөрим, гарәп теле өйрәнәм. Авыр тел икән, җиңел түгел, башка керми, бик тырышам үзе ... - ди җырчы егетебез.

- "Авылны үлеп сагынам...", дисең инде...

-Әйе. Чынлап сагынам. Без барыбыз да сагынабыз Кызыл Утарны. WhatsApp та авылдашлар төркеме оештырдык, хәтта. Рәхәтләнеп аралашабыз, кайтып килгән күк була. Рәхәт инде бу социаль челтәр, хәзер күп нәрсә шуның аша эшләнә.

- Яратып ашаган ризыгың нинди, Альберт, авыл баласы буларак, нинди ризыкларга тартыласың?

- Бар ризыкка да рәхмәтле мин. Аллаһы Тәгалә биреп, табыннарыбыз мул булсын. Авылга кайткач, үзебезнең милли ризыкларыбыз белән сыйладылар. Өчпочмак, бәлеш, кыстыбый... Җиңелчә ризыклар белән тукланам, кәтлиттер, пилмәндер, бәлештер... дип саныйм әле, болары яратканнарым.

- Әтнәләргә әйтер сүзең бармы?

- Әлбәттә. Мин сезне яратам. "Әтнә таңы" газетасының сайтын укымый калганым юк. Һәрхәлдә тырышам. Әтнәләр - тырыш халык, мин сезнең бер улыгыз, бик тә горурланам Әтнәнеке булуым белән.

Рәхмәт әңгәмәң өчен.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев