Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчы кошым...

Кулга каләм алуның сәбәпчесе менә шушы яшькелт сары матур кошчык ... Яшел түшле матур кошым Салкын өйгә җылы өрде, Ашарга җим, суы бетсә, Башларыма кунып йөрде! Баян алып мин уйнасам, Моңлы җырларым җырласам, Уздырыштан җырын сузып, Шаккатырды ичмасам! Бүген төнлә кошым үлде, Песиемә корбан булды, Җырчы кошым инде тынды, Өйгә...

Кулга каләм алуның сәбәпчесе менә шушы яшькелт сары матур кошчык ...

Яшел түшле матур кошым
Салкын өйгә җылы өрде,
Ашарга җим, суы бетсә,
Башларыма кунып йөрде!

Баян алып мин уйнасам,
Моңлы җырларым җырласам,
Уздырыштан җырын сузып,
Шаккатырды ичмасам!

Бүген төнлә кошым үлде,
Песиемә корбан булды,
Җырчы кошым инде тынды,
Өйгә янә салкын тулды!

Елаудан соң, нинди файда?!?
Кем гаепле? Бәлки песән?!
Әйтмәс идем, ул- табигать!!!
Ә гаепле монда - сәрсән!!!
Бернәрсә дә булмас иде
Ишегеңне ябып йөрсәң!!!

Марсель Шарапов,

Арча районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев