Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчы туйда кемгә... - "Әтнә таңы"

Сер түгел, барлык җырчылар диярлек туй-мәҗлесләр үткәрү белән шөгыльләнә. Шул исәптән Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә. "Туйлар.ру" хәбәрчесенә Салават кызыклы гына бер серен сөйләде. Ишетеп-укып беләсездер, Миңнеханов соңгы арада дингә якынайды. Моңа Гүзәлемнең бабасы да йогынты ясамый калмагандыр, ул мулла. Салаватның күңелендә булган башка сәбәпләр дә бардыр. Хәзер җырчының инстаграмында...

Сер түгел, барлык җырчылар диярлек туй-мәҗлесләр үткәрү белән шөгыльләнә. Шул исәптән Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә. "Туйлар.ру" хәбәрчесенә Салават кызыклы гына бер серен сөйләде.

Ишетеп-укып беләсездер, Миңнеханов соңгы арада дингә якынайды. Моңа Гүзәлемнең бабасы да йогынты ясамый калмагандыр, ул мулла. Салаватның күңелендә булган башка сәбәпләр дә бардыр. Хәзер җырчының инстаграмында җомга көннәрне мәчеттә төшерелгән фотоларны, төрле ашларда, ифтарларда катнашкан сурәтләрне күрергә була.

"Бөтенләй хәмерсез туйларга әле күчеп бетмәдем. Әмма мин туйда беркайчан да "әйдәгез, эчик", "әйдәгез, берне күтәреп куйыйк" ише тостлар әйтеп, кешене эчәргә өндәмим", - ди Салават.

Шулай ук бер фишкасы бар икән. Туйга заказ бирүче кияү һәм кәләш белән очрашуга килгәч, Салават сорап куя: "Туегыз аракылы буламы?".

"Әйе" дип әйтсәләр, җырчы аларга кызыклы гына тәкъдим белән чыга: "Сез хәзер үк шушы урында туегызны аракысыз эшләргә карар кыласыз - ә мин сезгә 50% ташлама ясыйм".

Бар яктан файдалы килеп чыга бит: тамада ярты бәягә, аракы сатып аласы юк һәм туй исерекләрсез уза.

Шунысы гына бар, еш кына туйның ничек узасын кияү белән кәләш түгел, ә ата-аналар хәл итә шул. Егет белән кыз хәләл туй оештырырга теләсә дә, совет заманында үскән ата-ана "Ничек инде? Туй аракысыз буламени? Кеше ни әйтер?" дип каршы төшәргә мөмкин. Кеше ни әйтер... Кеше ни әйтер...

http://tuylar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев