Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчылар да яшьләрне сайлый - "Әтнә таңы"

Татар артистлары, язучылары арасында хатыннары яшь булган ир-атларны барлап чыгарга булдык әле. Кемнәр икән алар? Хатыннары кайсы өлкәдә эшли? Ничә бала үстерәләр? Әйдәгез, бергәләп күзәтеп чыгабыз. Гәрәй Рәхим хатыны Диләрә, уллары - Давыт, Кубрат белән Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим беренче хатыны белән 20 ел яшәгәннән соң, үзеннән 22 яшькә...

Татар артистлары, язучылары арасында хатыннары яшь булган ир-атларны барлап чыгарга булдык әле. Кемнәр икән алар? Хатыннары кайсы өлкәдә эшли? Ничә бала үстерәләр? Әйдәгез, бергәләп күзәтеп чыгабыз.

3.jpg

Гәрәй Рәхим хатыны Диләрә, уллары - Давыт, Кубрат белән

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим беренче хатыны белән 20 ел яшәгәннән соң, үзеннән 22 яшькә яшьрәк хатынга өйләнә. Ул вакытта аның үзенә - 50, ә икенче хатыны Диләрәгә нибары 28 яшь була. Диләрә тумышы белән Башкортстаннан. Давыт, Кубрат исемле уллар үстерәләр. Быел Гәрәй Рәхимгә 75 яшь тулды.

Y0p-JntTC858596967477nM.jpg

Равил Фәйзуллин хатыны Наилә ханым белән

Татарстанның халык шагыйре Равил абый Фәйзуллин белән аның тормыш иптәше Наилә ханым арасында яшь аермасы - 12 ел. Наилә ханым белеме буенча табиб. Бүгенге көндә 14 яшьлек Газиз исемле улларын үстерәләр.

Равил Фәйзуллин - бик оста йөзүче дә. Быел 35нче мәртәбә йөзү марафонын оештырды. Озын дистанциягә йөзә ала. Аның үз гомерендә Казансуны аркылыга йөзеп чыкканы булган.

5.jpg

Нияз Җәләлов хатыны Илсинә белән

"Кило ярым перәннек" җыры белән татар эстрадасына атлап кергән 48 яшьлек Нияз Җәләловның хатыны белән яшь аермасы - 20 яшь. Илсинә Казанның Республика клиник хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Моңа өстәп, Илсинә игезәк сыңары икән. Нияз Җәләлов Илсинә белән бер ел очрашып йөргән.

4.jpg

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем

Татар эстрадасының иң гламур җырчысы Салават Миңнеханов белән аның хатыны, җырчы Гүзәлем белән яшь аермалары - 13 ел. Елдан артык бергә эшлиләр. Үзләре дә сизмәстән, икесе арасында мәхәббәт ялкыны кабынып китә. Салават аңа сәхнә буенча киңәшләрен бирә торган була. Ә тәкъдимне Салават бик оригиналь ясый. Гүзәлемне ике урынлы самолётка утыртып, һавада очканда кулын сорый.

1.jpg

Искәндәр Хәйруллин белән Айгөл Миңнуллина

Камал театры артисты, күп хатын-кызларның йөрәген яулаган Искәндәр Хәйрулинның хатыны белән яшь аермасы - 12 ел. Тормыш иптәше Айгөл Миңнуллина шулай ук Камал театры артисткасы. Бер ел очрашып йөриләр. 6 яшьлек уллары Аязны, 2 яшьлек кызлары Зәйнәпне үстерәләр. Искәндәргә хәзер 42 яшь. Ир һәм хатын булып яшәүләренә җиде ел. Ә менә сәхнәдә ирле-хатынлы булып уйнаганнары әлегә юк. Өйдә Искәндәр Айгөлгә "Гөлем" дип яратып эндәшә икән.

2.jpg

Рөстәм Асаев хатыны Айгөл белән

Баритон тавышлы җырчы Рөстәм Асаевның хатыны белән яшь аермасы - 10 ел. 28 яшьлек хатыны Айгөл белән 7 яшьлек уллары Мөслимне, 2 яшьлек кызлары Әминәне үстерәләр. Айгөл декрет ялына кадәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Алар уртак дуслары аша танышалар. Ул вакытта Айгөлгә нибары 21 яшь булган. "Акчарлак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев