Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җырлау - авыр, диләр... кирпеч салу авыррак”

Җырчы Рөстәм Закиров үтә халыкчан, гади, аның белән аралашырга да җайлы.

Күптән түгел Казанның Филармония залында узган концерты барышында ул: "Сез бездән яхшы җырлар көтәсездер инде, ә без - сезнең алкышларны", - дип көлдерде. Ә андый үтемле сүзләре күп аның. Шул ук концерты уңаеннан: "Тамашачы кызык бит ул: яңа җырлар гына җырласаң, нишләп элекке репертуар хакында онытасыз, ди. Ә инде программа элекке җырлардан гына торса, һаман шул ук җыр, алга китеш юк икән, дип уйлый. Һәр концертка яңалык кертергә уйлыйбыз", - ди. Аның сүзләрен куәтләп Люция Мусина: "Пошалым чаналары" белән дә шул ук хәл, җырламаса - сорыйлар, җырласа - ул чананың табаны тузмадымы икәнни әле, диләр. Менә шундый кызык хәл", - ди.

Хәтерлисездер, Рөстәм белән Люция концертларын аерым да оештырып йөрделәр. Бу алым үзләрен сынап карау өчен кирәк булган икән. 17Нче ел гаилә йөген бергә тарткан пар сәхнәдә дә бергә. Моңлы җырчылар алар. Люция башкаруында халык көйләре матур яңгыраш алды. Сәхнәгә кызлары Миләүшә белән уллары Айрат та менде.Миләүшә халык җырларын оста башкара, бик килешле итеп бии дә. Айрат өздереп саксофонда уйный, бик оста уйный. Барысы да үзебезчә, чып-чын татарча. Милли җанлы балалар үсә. Әти-әниләре исә: "Безнең балалар да җырлый-бии белә дип мактануыбыз түгел. Бары аларны үстерәсебез килә. Концертны алып баручыдан да зурлап игълан итмәвен сорадык. Йолдызлык чире булырга тиеш түгел, үсәсе дә үсәсе әле аларга", - диләр. Миләүшә музыка мәктәбендә укый, Айрат шул ук мәктәпне тәмамлаган.

Гадәттә җырлы гаиләне хатын-кыз тартып бара. Ә менә Рөстәмнең фикере үзгә: "Кайда эшләмәсен, ир кеше - ир булып калырга, җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш", - дип саный. Шулай да җырчы булуын иң авыры дип санамый.

- Җырлау авыр диләр. Нәрсә белән чагыштырасың бит! 20-25 градус салкында 15нче катта кирпеч салу - төзелеш хезмәтеннән дә авыррагы юк минемчә. Кирпечне дә тигез салырга, аска мәтәлеп төшмәү ягын да кайгыртырга кирәк", - дип көлдерә.

Сәхнәдән дә "мәтәлеп төшмәскә" тырышырга кирәк шул, ә тамашачы бик таләпчән, нәзберек. Рөстәм белән Люция моны аңлап эш итәләр. "Хәзер күпләр сәхнәне акча эшләү урыны буларак кабул итә. Безнең өчен олы сәхнәгә аяк басу - дәрәҗә. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флера Сөләймәнова, Зөһрә Сәхәбиевалар белән бергә чыгыш ясау зур бәхет иде. Үзебезне кыска дистанциягә чыккан җырчы дип санамыйбыз. Иҗат белән яшибез, әле сәхнәдән төшәргә исәп юк", - диләр.

Шунысы куандырды, концертта сөйләү - аз, җыр күп булып чыкты.

Гомумән, Рөстәм белән Люциянең чыгышлары тамашачы тарафыннан бик җылы һәм яратып кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев