Әтнә таңы

Җыры гына калды истәлеккә

«Ни хәлең бар, җаным?» Олысына, кечесенә, гадиенә, дәрәҗәлесенә карамый, яратып, шулай дип эндәшер иде ул. Рау­за апа Сабированы ти­рә-күр­ше авыллар­да гына түгел, районда да ишетеп кенә булса да бел­мәгән кеше сирәктер. 1930 елны гади колхозчылар Сафа белән Фатыйма­ның ишле гаи­ләсендә өченче бала бу­лып дөньяга килә ул. Олы Мәңгәрдә башлангыч һәм...

«Ни хәлең бар, җаным?» Олысына, кечесенә, гадиенә, дәрәҗәлесенә карамый, яратып, шулай дип эндәшер иде ул.
Рау­за апа Сабированы ти­рә-күр­ше авыллар­да гына түгел, районда да ишетеп кенә булса да бел­мәгән кеше сирәктер. 1930 елны гади колхозчылар Сафа белән Фатыйма­ның ишле гаи­ләсендә өченче бала бу­лып дөньяга килә ул. Олы Мәңгәрдә башлангыч һәм кичке мәктәптә урта белем ала. Актив, һәр эшен җиренә җиткереп эшләргә яраткан кыз­ны звено башлыгы итеп билгелиләр. Озак та үтми авыл мәдәният йортына клуб мөдире булып эшли башлый. Нәкъ тә ун елдан авыл советы рәисе итеп куялар. Җитәкчеләр әзерли торган мәктәптә укып кайтканнан соң, "Байрак" колхозына парт­оешма секретаре итеп билгеләнә. 1969 елдан алып Рауза апа егерме ел­га якын Мәңгәр авыл со­ветының алыштыргысыз җитәкчесе буларак, халыкка хезмәт итә. Лаек­лы ялга чыкканнан соң күп еллар авыл ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкарды. Кайда гына эшләсә дә үҗәтлеге, максатка ире­шүчәнлеге һәм авыл җирендә иң кирәкле, мөһим сыйфат - кешелеклелеге, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәве белән хөрмәт казана ул. Ә бит җитәкче өчен аның казаныш­ларын югарыда­гылар гына күрү түгел, үзе яшәгән җирлектә хөрмәт итүләре иң югары бәя булып тора. Кызганыч, бүгенге көндә күпләр моңа игътибар итеп бетерми. Әйтерсең, мәңгелеккә килгәннәр. Рауза апаның исә кеше буларак иң матур сыйфатларының берсе - гадилек иде. Күр­гәч исәнләшеп ке­нә китмәс, хәлләреңне сорашыр, киңәшен би­рер. Яшьрәк чакта, аның җитәкчелегендә күп концертлар куярга туры килде. Моңлы тавышы белән "Әллә язмышым, әллә ялгышым" җырын башкаруын күпләр хәтерли торгандыр. Шул ук җырны аның башкаруында әле берничә ел элек кенә дә ветераннарның район "Балкыш" фестивалендә ишетергә туры килде. Бу җырның сүзләре Рауза апа­ның язмышына, рухи халәтенә туры килә иде шул. Игезәк балалары - Таһир белән Зөһрәне үстереп, кеше итү өчен бар тырышлыгын куя ул. Тынгысыз хезмәте гаиләсенә ныклы терәк булырга беркайчан да комачауламый. Таһир абый­ның сабантуйга кайткач кичке якта яңгыратып гармун уйнавы, урамның бар кунакларын җыеп җырлатып утырулары да сагынып сөйләргә генә калды. Әнисен, ике апасын, сеңлесен багып, вакыты җиткәч дин кануннарына туры китереп җирләү мәшәкатьләрен кичерә Рауза апа. Тик монысы да иң авыры булмый. Бала хәсрәте телгәли ана йөрәген. 50 яшен узган улын - газизе Таһирын югалту иң ачы газап була аның өчен.
Беркайчан да аның өендә кеше өзелмәде. Күршеләр, дуслар, атна саен кайтып торган килене Гөлсинә, оныклары Азат белән Алсу, килен- кияүләре, оныкчыгы Илназ һәрчак аның янында булдылар. Татарстаннан читтә яшәгән Зөһрә апа да тормыш иптәше бе­лән җәй җиткән саен берничә ай­га кайтмый калмадылар.
Кеше китә- җыры кала, ди халык. Рауза апа үзе китсә дә, халык күңелендә игелекле эшләре калды. Мәңгәр халкы әле аны озак хәтерләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: