Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ышандыр сүзеңә!

"Мәхәббәт чакрымны санамый ул". Сәет Кальметов. *** Яна күк йөрәк, кояшы ерак... Мәхәббәт үрергә ышаныч кирәк. Сөюең -тирәк, яфраклар сирәк, сәбәпләр -бизәк... Уйлыйсың озак: кирәкме тозак?! *** Корыга юанып, тапканга куанып, өметсез өметне ялгаган бер мәлдә "яратам" сүзеннән ятьмәләр үрәбез, югыйсә күрәбез күзләрдә иман юк бер тамчы, кадала ук-камчы, әйтерсең...


"Мәхәббәт чакрымны санамый ул".
Сәет Кальметов.

***
Яна күк йөрәк,
кояшы ерак...
Мәхәббәт үрергә
ышаныч кирәк.
Сөюең -тирәк,
яфраклар сирәк,
сәбәпләр -бизәк...
Уйлыйсың озак:
кирәкме тозак?!

***
Корыга юанып,
тапканга куанып,
өметсез өметне
ялгаган бер мәлдә
"яратам" сүзеннән
ятьмәләр үрәбез,
югыйсә күрәбез
күзләрдә иман юк
бер тамчы,

кадала ук-камчы,

әйтерсең кандала...

***
Мәхәббәт!

Бардыр син, ошбу хис,

күкләргә очырган,
аннан соң төшергән...
уйлаткан, елаткан,
өшетеп йөрәккә ут яккан...
Тетрәтеп уята син барлык,
күпме көч - кодрәт
салынган чынбарлык.
Себергә барганнар хатыннар
ирләрен күрергә,
күпме күз яше түгелгән
Суслонгер үрендә...
Чакрым нәрсә ул
булганда ярату
йөрәкнең түрендә.
Сөйгәнең гомере торганда
үлчәүнең үзендә.
Сабаклар өйрәтми тик безне...
Шагыйрьгә көч биргән

зинданда мәхәббәт,
төрмәдә ялгаган гомерен,

мең рәхмәт.
Көчлеләр еламый
кул суза кирәктә,
чакрым кыскара,
ут кебек көйдерсә

сөйгәнең еракта..

***
Ошбу хис чакрымнар санамый-
хакыйкать.
Моны син үзең дә беләсең,
беләм мин үзем дә?!

Мәхәббәт!

Кил әле син безгә! Актык кат...


Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев