Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйләнү – четерекле нәрсә

Өйләнү - четерекле нәрсә Әйтерсең, танышларымның үз мәшәкатьләре беткән, очратсам, кызыксына башлыйлар: "Башлы-күзле булмадыңмы әле, өйләнмәдеңме? Кичә сабакташымны очраттым, күптәннән күрешкән юк иде. Өйләнгәненә байтак вакыт узды, инде кызы хәйран гына үсеп җитеп авыз-күз, колак-тырнак тирәләрен буяп йөри башлаган иде. Ул да сүзен: "Нихәл, өйләнмәдеңме әле?" - дип башлады. Сорауга...

Өйләнү - четерекле нәрсә

Әйтерсең, танышларымның үз мәшәкатьләре беткән, очратсам, кызыксына башлыйлар: "Башлы-күзле булмадыңмы әле, өйләнмәдеңме?

Кичә сабакташымны очраттым, күптәннән күрешкән юк иде. Өйләнгәненә байтак вакыт узды, инде кызы хәйран гына үсеп җитеп авыз-күз, колак-тырнак тирәләрен буяп йөри башлаган иде. Ул да сүзен: "Нихәл, өйләнмәдеңме әле?" - дип башлады. Сорауга сорау белән бәрдем: "Нәрсә, әллә хатыныңны биреп торырга исәп мәллә?"

Нәрсәдер әйтергә җыенып ачылган авызы шул килеш калды. Күрәсең, кырыкка җитеп мондый сорауны үз гомерендә беренче тапкыр ишетүе иде. Хатыныңны ничек биреп торып буласын башына сыйдыра алмыйча хәйран озак уйлап торды да: "Ю-ук, ничек биреп торыйм инде?" - диде ул сузып кына. Мин тагын әзрәк өстәдем: "Биреп тора алмагач нигә сорыйсың аны? Ә мин өметләнеп киттем тагын", - дидем бер күзне азрак кысып.

Шулай шул, башлы-күзле булу уен-муен түгел, четерекле нәрсә. Әле җитмәсә, шайтан башка, җен башка димәктәй, аның икесе ике нәрсә, башлы-күзле булу, әле ул өйләнү дигән сүз түгел. Аллага шөкер, баш та, күз дә, колак та урынында, кырыкка җиттем, өйләнергә исәп юк әле. Әнә күрше Сәлимне генә ал, башы-күзе булмагандыр инде, өйләнеп бер ай узды микән, хатынының мәчесе төчкерә башлады.

Ә Җәмил? Өйләнгәч, чынлап та башлы-күзле булган. Ябыккан, кабак шикелле башы, олы помидор хәтле ике күзе генә калган. Хәлен сорагач, кул гына селекте: "Сорама инде яшьти, тынычлык бетте, - ди бу, - эштә көнен начальник кыптырдата, төнен өйдә хатын кымырдата. Менә ничек, өйләнгәч төнлә өеңдә дә тынычлык бетә икән». Шулайдыр шул, кыек күрше Сәкинә юкка гына сөйләмидер. Укытучы, минем шикелле ятим, кырыкка җитте инде, әле үзе әйтүенчә бер тапкыр да кияүдә булып карамаган, шаяртып сөйләмәс, тик нигәдер минем белән ваклатыбырак, мәгънәлерәк итеп сөйләшә.

Бер укучысы дәрестә әйтә икән: "Апа, апа, мин бүген төнлә Алланы күрдем!» Мин әйтәм:

- Хәлим, Алла кеше күрә ала торган сыйфатта түгел, без аны күрә алмыйбыз шул, - дим.

- Күрдем инде, апа, күрдем, - ди бу.

- Ярар, кайда ничек күрден, - дим.

Бу сөйли башлады: - Әти белән бер бүлмәдә йок­ларга яткан идек. Төнлә пышылдап сөйләшкән тавышка уянып китсәм, әти караваты янында берәү басып тора, билгә хәтле төшкән чәчле, озынча күлмәктән. Әти әйтә:

- И, Аллам, дүртенче тапкыр киләсен бит инде, каян мин шуның хәтле көч алыйм, - ди... Белмәссен Сәкинәнекен, төнге маҗаралар нигә аны кызыксындырадыр.

Ә менә Хәсәнша картның дөньяга фәлсәфәсе башкача, минем баш-күз белән чуалмый. Сүзне бүтәнчәрәк башлап җибәрә:

- Хатын-кызлар өч төрле була. Матур, акыллы һәм беркатлы. Бу нәрсәләр бергә-бер генә кешедә бер вакытта да булмыйлар, я тегеләй, я болай. Син кайсысын сайлар идең? - дип сорый. Мин: «Билгеле инде, кәнишне матурын, җен шикелле үк булмаса, акыллысы да ярый инде», - дим.

- Җүләр син, - ди карт. Матурлык ул тиз уңа, тиз уза торган нәрсә. Карыйсың, туйда матур гына кызый, бер-ике елдан күз төшәрлек бернәрсәсе калмый. Карыйсың, акыллы гына килен, тора-бара акыл дигән нәрсәнең булганы да, булмаганы да чыгып бетә. Иң кулае - беркатлысы инде аның. Вак-төяген төпченми, бары-югына көенми, ерган авызы җыелмый. Ә менә яши торгач, тормыш дигәнең җитмәгәнен өстәп бара да, карыйсың, менә дигән, сөйкемле, зирәк кенә хужабикә пәйда була. Баш-күзгә килгәндә, Ходай син Сәкинә белән авыз җәеп урам уртасында сөйләшеп тормасын дип үзе насыйп иткән баш-күзгә хатынынныкын да өстәп куя. Шуңа сорыйлар инде аны: «Иркенләп йөри аласыңмы әле, яки башлы-күзле булдыңмы, койрыгың кысылмадымы әле?» - дип.

Бу хәйләкәр карт шайтан нәрсәнедер әйтеп бетермәде бугай, нигә дисәң, карчыгы Галимә җиңги белән «ә» гә «җә» дип, көнләшерлек итеп яшәп ята. Уйлап куйдым, бөтен кыюлыкны жыеп, Аллага тапшырып, Сәкинәгә күз салып карасаң ничек булыр икән, ә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев