Әтнә таңы

“Йолдызлык” җиңүчеләре!

"Йолдызлык-Созвездие" фестиваленнән йолдызчыкларыбыз яхшы хәбәр белән кайттылар. "Алчәчәк" бию төркеме, узган ел Гран-при алу сәбәпле, быел кунак итеп чакырылды. "Фестиваль идеяләренә тугрылылык" өчен, коллектив музыкаль үзәк белән бүләкләнде. Ә Әтнә сәнгать мәктәбендә белем алучы, Альбина Зәйнуллина классында вокал белән шөгыльләнүче Радик Шәрәфиев Пирамида күңел ачу үзәгендә "Әнкәй, мине таңда уят...

Реклама



"Йолдызлык-Созвездие" фестиваленнән йолдызчыкларыбыз яхшы хәбәр белән кайттылар. "Алчәчәк" бию төркеме, узган ел Гран-при алу сәбәпле, быел кунак итеп чакырылды. "Фестиваль идеяләренә тугрылылык" өчен, коллектив музыкаль үзәк белән бүләкләнде.
Ә Әтнә сәнгать мәктәбендә белем алучы, Альбина Зәйнуллина классында вокал белән шөгыльләнүче Радик Шәрәфиев Пирамида күңел ачу үзәгендә "Әнкәй, мине таңда уят әле"җыры белән чыгыш ясап, II урынга лаек дип табылды. Безнең Радикка акчалата сертификат-бүләкне ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы генераль секретаре Дюсен Касеинов үзе тапшырды. Котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: