Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йорт иясенә - якшәмбе сәдакасы

Без быел яңа йорт төзедек, шушы көннәрдә күченергә җыенабыз. Иске йортыбызда 16 елга якын яшәдек. Йорт иясе бар диләр, аны яңа йортка күчкәндә үзебез белән чакырыргамы, әллә яңа йортның үз иясе буламы? Ихтирам белән Зарина Латыйпова Адәм балаларының фани дөньяны танып белүләре үзгәрсә дә, бу гаҗәеп үзенчәлекле җирдә безнең өчен...

Без быел яңа йорт төзедек, шушы көннәрдә күченергә җыенабыз. Иске йортыбызда 16 елга якын яшәдек. Йорт иясе бар диләр, аны яңа йортка күчкәндә үзебез белән чакырыргамы, әллә яңа йортның үз иясе буламы? Ихтирам белән Зарина Латыйпова

Адәм балаларының фани дөньяны танып белүләре үзгәрсә дә, бу гаҗәеп үзенчәлекле җирдә безнең өчен баш җитмәслек серле һәм мәңгелек табышмак булып калган хикмәтләр дә бар. Сүзебез ияләр турында.

Алар һәр адымыбызда очрый. Дөресрәге, без алар чолганышында яшибез, йорт эчендәме, мунчага яки бакчага, урманга, чишмәгә барабызмы, абзарга чыгабызмы - һәр хәрәкәтебез алар күз алдында. Кемнәрдер гомер буе яшәп тә күзгә күренмәгән затларның барлыгын сизми яки кайбер гамәлләрне ияләр эше дип кабул итми, икенче берәүләр аларны һәрдаим тоеп, алар белән хәер-фатыйхада яшәргә омтыла.

Йорт иясе яки Өй иясе - татар мифологиясе буенча, өйләргә ияләшә торган, идән астындагы тормышны бик ярата, үзенең яраткан урыны булган идән астыннан төн урталарында гына чыга, өйне яратса, бик тырышып карый, карт төсле, озын чәчле, бик игелекле яранты (мәхлүкъ) ул.
Өй иясе өйне киләсе бәлаләрдән, киләсе казалардан саклый, йортка киләсе афәтне алдан белә, бәла киләсе булса, төннәрдә йокламый үткәрә, төн буе пошынып йөри, ут казасы буласы икән, ул бер дә тик тора алмый, аһ-ваһ килеп өй эчендә әле ары, әле бире чабып йөри; төнлә белән ут казасы булса шунда йоклаган кешеләрне ничек тә уятырга тырыша: әле аякларыннан тарта, әле бер-бер әйбер шакылдата, дип ыша-налар. Татар халык мифы буенча, өй иясе төнлә торып йә башын тараса, йә иләк белән идәнгә он иләсә яхшылыкка була: бу өйгә байлык килә; еласа, бакырса - яманлыкка була: моннан соң бу өйгә афәт ирешә, ярлылык баса.

Ышанулар буенча, өй иясен баксаң, яхшы асрасаң, ул күп игелек китерә, кайбер чакта аның күңелен табу бик файдалы да була. Өй иясенең күңелен табар өчен якшәмбе сәдакасы бирергә кирәк. Ул шуннан күп хезмәт итә.


Ышанулар буенча, өй иясен баксаң, яхшы асрасаң, ул күп игелек китерә, кайбер чакта аның күңелен табу бик файдалы да була. Өй иясенең күңелен табар өчен якшәмбе сәдакасы бирергә кирәк. Ул шуннан күп хезмәт итә.
Аның күңелен калдырырга бер дә ярамый, ди: аның күңеленә ошамаган бер эш эшләнсә, өйдә торучы кешеләргә кычу, чир, төрле авырулар йога ди, өйдә тора торган хайваннар мәче шикелле үлә башлый ди. Идән астына шакшы су түккәнне өй иясе бер дә яратмый ди. Бик хәтере кала ди. Шакшы су түккән кеше шеш авыруыннан интегә икән ди. Мондый чакта өй иясенең күңелен табар өчен ботка пешерергә кирәк ди, шунсыз авырудан котыла алмыйсың икән ди.
Башка чыга башласаң (аерыла башласаң) да, өй иясен хәтердән чыгармаска кирәк, аның күңелен табып китәргә кирәк. Яңа өйгә чыккач игелек күрим дисәң, бер дә ансыз ярамый. Башка чыкканда яңа өйдән икмәк алып, иске өйгә кереп идән астына төшәргә кирәк; анда өч шәм яндырып өй иясеннән яңа йортка тынычлык, байлык, бәхет сорап, бер уч туфрак алырга кирәк. Аннан чыгып яңа йортка җиткәнче юлда кешедер, хайван-дыр затына очрамастан кайтып җитәргә кирәк.
Язучы Галимҗан Гыйльма-новның "Татар мифлары" исемле китабында ияләр турында сүз бара. Һәрбер җирнең, төбәкнең, урман, куак, бакча, чишмә, сулык, таулыклар, йорт, мунча, абзар, мәчет, зират, хәтта предметларның да үз ияләре бар дигән фикердә ул. "Ләкин кеше тәэсире белән аларның күбесе үз көчен югалткан, калганнары шушы җирдәге кешеләр белән гармониядә яши. Ияләр - рухи күренеш. Алар башка яссылыкта яшәүче рухмы, психологик күзаллаумы, әллә энергетик күренеш кенәме? Бәлки, аларны аңлап, эчкә керә башласак, аларның көче дә югаладыр. Энергетик кырны җимерәбез икән, безне төрлечә сынарга, хәтта зыян салырга, каргарга да мөмкиннәр. Шуңа без, аларны борчымыйча, ияләр системасы һәм тирә-юнь, табигать рухияте белән гармониядә яшәргә тиеш", - ди ул.
Болар динебезгә каршы килмиме? Ислам дине ныклап кергәч, аларның күбесе тискәре персонажлар рәтенә күчә. Бичура, өй иясе - кешеләргә, абзар иясе малларга зыян сала, мунча ияләре сихерли дип, адәм балалары куркытыла башлый. Аларны алга чыгара башласак, бәлки, мөселман культурасына зыян да киләдер. Ләкин ияләр шушы яшәгән урыныбызны саклаучы, яклаучы, безгә ярдәм итүче рухият. Без аларны танырга, куркырга тиеш. Әйтик, нигезне түбәнсетү, аңа кан, нәҗес, башка төр шакшылыклар түгү бу рухиятне кимсетә. Алар да, табигать кануннарын тоеп, ничек тиеш, шулай үтәп яшәвебезне таләп итә. Кая барсак та, су буенамы, урмангамы, һәрчак изге нияттә булырга, ихлас күңелдән изге догалар әйтергә, ияләрдән рөхсәт сорарга, аларга рәхим-шәфкатьле булырга тиешбез. Әйтик, урман, сиңа озын гомер телим, агачларың матур булсын дип. Телең белән әйтмәсәң дә, күңелдән уйла. Шушы хакыйкатьне дөрес аңласак, бездә начарлыклар азрак, тормышыбыз ямьлерәк булыр иде.
Өй иясенең әйбәтлеген, яхшы зоналарны песи бик тиз сизә. Аның яткан урыны чиста, тыныч исәпләнә. Эт кая барып ята, оясын шунда куялар. Мәчеләр ияләр белән контактка да керә, диләр. Ияләрнең мәче образына керү очраклары да була.
Мунча иясенә килгәндә исә, юыну урыны аеруча чиста булырга тиеш. Шулай булмаганда, ул зыян сала башлый. Мунчада сүгенергә, рәхмәт әйтергә ярамый. Мунча иясе үзен яратты дип уйлап, кеше белән контактка керү юлларын эзли башлый. Аның белән элемтә кирәкми, ул синең мунчаңны сакласын. Кергәндә тамак кырырга кирәк, уеңда игелек булырга тиеш.
Гомумән алганда, барлык ияләрне дә бәхилләргә кирәк. Кайбер кешеләр, догалар укып, эсседә иягә су куя, мунчада себерке белән су калдыра. Нигезгә берничә бөртек тары яки башка ярма сибә. Бәлки, күңелне тынычландыру өчен анысы да кирәктер дигән фикердә Галимҗан Гыйльманов.

Коръән укыганда ияләр качмый

Ислам дине күзлегеннән караганда да, кеше тормышында, аның язмышында роль уйнаучы параллель хәрәкәтләнүче көчләр барлыгы мәгълүм. Алар ияләрме, әллә бөтенләй башка халәттәге рухлармы? Казанда яшәүче танылган өшкерүче, җен-пәриләрне куучы Фәрит хәзрәт КАДЫЙРОВ бу турыда:
- Шәригать буенча, йорт ияләре юк, алар гореф-гадәтләребездә генә бар. Кечкенә чактан хәтерлим, абзар иясе яраткан малының ялын тарап үреп куя, ә яратмаганын кыйный, хәтта чирләтә иде. Йорт ияләре кешене кирәк чакта тавыш чыгарып уята. Хәтта будильник тавышы чыңлатучылары да бар.
Бездә иске йорт иясен яңасына себерке белән алып килү гадәте яши. Кечкенә чакта әнкәйләр йорт иясе өчен дип аерым сәдака бирәләр иде. Шулай ук ипи бирү гадәтен дә беләм.
Ияләрне атларда үз күзем белән күргәнем бар. Гадәттә, аларны кешеләр күрми. Бары тик хайваннар гына күрә ала. Аннан соң Коръән укыганда җен-пәриләр кача, ә ияләр качмый, тыңлап торалар.
Хат авторы яңа өенә азан әйттереп, Коръән укытып керсен. Шулай ук иске йортында да укытсын.
Эльвира Әсәдуллина әзерләде.


"Матбугат-ру".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев