Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәгемә көмеш йөгән кирәк

КӨМЕШ ЙӨГӘН Әй тылсымчы, бирче таягыңны Бер мизгелгә генә, күп димим, Кирәк миңа серле көмеш йөгән Йөгәнләргә ярсу йөрәгем! Йөгәнләргә иде тыңлаусызны - Алай каты типмә, ярсыма, Башкалар күк салмак кына типсәң Яки йоклап ятсаң ни була! Йөгәнләргә иде дуамалны - Берни сизмә, күпне ишетмә! Кидерергә аңа алтын камыт -...

КӨМЕШ ЙӨГӘН

Әй тылсымчы, бирче таягыңны
Бер мизгелгә генә, күп димим,
Кирәк миңа серле көмеш йөгән
Йөгәнләргә ярсу йөрәгем!

Йөгәнләргә иде тыңлаусызны -
Алай каты типмә, ярсыма,
Башкалар күк салмак кына типсәң
Яки йоклап ятсаң ни була!

Йөгәнләргә иде дуамалны -
Берни сизмә, күпне ишетмә!
Кидерергә аңа алтын камыт -
Акны ак дип күрмә, белдермә!

Күрмә йөрәк җирдә кара тапны,
Сөйрәп атла авыр табанны,
Сизмә илдә ялган - хыянәтне -
Колакларга токмач элгәнне!

Күзем күрсә әгәр гаделсезлек -
Ник кирәк - "күрмәс" идем!
Белсәм күпләп түрә урлаганын -
Кадалсын ла - "белмәс" идем !

Рәнҗетсә көчле көчсезне -
Узып китәрмен яннан!
Нахак ишетсәм җыенда -
Дөм чукрак булып алам!

Шундый рәхәт икән болай,
Кара(ә)ле, агай - эне !
Аңлыйм хәзер бәндәләрне -
Кемнәрнең калын тире !!!

Юк тылсымчы! Кирәк түгел!
Ал таягың үзеңә!
Мондый йөрәк - йөрәк түгел,
Оят хәтта үземә!
Андый йөрәк кирәк түгел,
Ярсу йөрәк бир безгә!

Пыскып янган кирәк түгел,
Тамырда кан кайнасын,
Йөрәккәйне йон басмасын -
Ут-кояштай кыздырсын!

Йолдызлар кебек атылсын,
Яшендәй җитез булсын,
Янса янсын - көлгә калсын,
Тик оятка калмасын!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев