Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәгемне бирәм сиңа - "Әтнә таңы"

Йөрәгемне бирәм сиңа, Ал нәни бер кисәген. Ал да, сыйпап, баш куй аңа- Сөюеңә кичәге. Показать полностью.. Салкын төндә ул җылытыр, Юатыр боекканда. Яраларың юып бәйләр, Калганнар онытканда. Назланып сиңа сыеныр, Төреп мамык юргандай, -Җаныыым!- дип ялкынын өстәр, Күңелең суынганда. Караңгыда адашканда, Якты маягың булыр, Давылларда аумас, батмас Чыдам корабың...

Йөрәгемне бирәм сиңа, Ал нәни бер кисәген. Ал да, сыйпап, баш куй аңа- Сөюеңә кичәге. Показать полностью.. Салкын төндә ул җылытыр, Юатыр боекканда. Яраларың юып бәйләр, Калганнар онытканда. Назланып сиңа сыеныр, Төреп мамык юргандай, -Җаныыым!- дип ялкынын өстәр, Күңелең суынганда. Караңгыда адашканда, Якты маягың булыр, Давылларда аумас, батмас Чыдам корабың булыр. Йөрт яныңда, аерылма, Һәрчак кирәге булыр. Сынмас, сатмас, берни алмас, Ныклы терәгең булыр. Җан әрнүең басар очен, Сөйлә серең, орыш, сүк... Түзәр, тыңлар дәшми генә, Яратыр элекке күк. Йөрәгемне бирәм сиңа, Ал әле учларыңа. Түзәлмаслык хәлдә калсаң, Кайтып ау кочагыма!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев