Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөртү таныклыгы өчен кабат имтихан бирү кирәкме?

Транспорт белән идарә итү таныклыгын алу (алыштыру) тәртибе буенча Россия Федерациясе закон чыгару органнары тарафыннан ниндидер үзгәрешләр кертү каралмаячак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә. Транспорт белән идарә итү таныклыгы яшәү урыны буенча Дәүләт автоинспекциясе подразделениеләрендә бирелә яки алыштырыла. Россия милли транспорт...

Транспорт белән идарә итү таныклыгын алу (алыштыру) тәртибе буенча Россия Федерациясе закон чыгару органнары тарафыннан ниндидер үзгәрешләр кертү каралмаячак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә.

Транспорт белән идарә итү таныклыгы яшәү урыны буенча Дәүләт автоинспекциясе подразделениеләрендә бирелә яки алыштырыла. Россия милли транспорт белән идарә итү таныклыгын алу өчен гариза язарга кирәк, паспорт яки шәхесне танытучы башка документ, булган очракта транспорт белән идарә итү таныклыгы, госпошлина түләү турында (2000 сум) мәгълүмат, медицина тикшерүе үтү турында (12 айга) белешмә булуы сорала.

Транспорт белән идарә итү таныклыгын алыштыру буенча дәүләт хезмәтенә алдан язылу электрон формада www.gosuslugi.ru Бердәм дәүләт порталы аша башкарыла. Тиешле хезмәтне сайлап һәм гариза җибәргәннән соң күрсәтелгән вакытка дәүләт пошлинасы түләү кәгазе белән килергә кирәк. Әлеге портал аша эш иткәндә дәүләт пошлинасы күләме 30 процентка кими һәм 1400 сум була.

Транспорт белән идарә итү таныклыгы 10 елга бирелә.

"Арча хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев