Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөртүче инспекторга суккан

Бөгелмәдә ЮХИДИ хезмәткәре документларны тикшерер өчен автомобильне туктата. Йөртүче "права"сыз булып чыга, исерек хәлдә йөрткән өчен инде мәхрүм ителгән була. Шунысы кызык, инспектор туктатканда да исерек була ул. Ә инде протокол төзергә дип инспекторның эш машинасына кереп утыргач, йодрыкларын эшкә җигә - ДПС хезмәткәренә суга. Хәзер аңа административ кына түгел,...

Бөгелмәдә ЮХИДИ хезмәткәре документларны тикшерер өчен автомобильне туктата.

Йөртүче "права"сыз булып чыга, исерек хәлдә йөрткән өчен инде мәхрүм ителгән була. Шунысы кызык, инспектор туктатканда да исерек була ул.

Ә инде протокол төзергә дип инспекторның эш машинасына кереп утыргач, йодрыкларын эшкә җигә - ДПС хезмәткәренә суга. Хәзер аңа административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы да тотарга туры киләчәк.

Исереклекнең шул ягы бар: башта диңгез тубыктан була. Ә аннан соң якындагы терсәкне бик тешләмәкче буласың, тик булмый... Шул очрак инде бу.

Чыганак: www.bugulma-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев