Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөртүченең аруы фаҗигагә китергән – “Әтнә таңы”

1 июль көннеАлабуга юлының 5нче километрында "Ниссан" автомобиле йөртүчесе алда баручы "ВАЗ-2109" машинасына бәрелә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул ПДДның 9.10 пунктын бозып, куркынычсыз дистанцияне сакламаган. Моннан соң каршы як полосага чыгып, "Дэу" белән дә бәрелешкән. Соңгысының 1950нче елгы пассажиры алган тән җәрәхәтләреннән вафат булган. Моннан тыш ике автомобильнең дә йөртүчеләре...

1 июль көннеАлабуга юлының 5нче километрында "Ниссан" автомобиле йөртүчесе алда баручы "ВАЗ-2109" машинасына бәрелә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул ПДДның 9.10 пунктын бозып, куркынычсыз дистанцияне сакламаган. Моннан соң каршы як полосага чыгып, "Дэу" белән дә бәрелешкән. Соңгысының 1950нче елгы пассажиры алган тән җәрәхәтләреннән вафат булган. Моннан тыш ике автомобильнең дә йөртүчеләре һәм 3 пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар.

Фаразларның берсенә караганда, "Ниссан" йөртүчесе руль артында йокыга китә.

Дәүләт автоинспекциясе кабат искә төшерә: ПДДның 2.7 пункты нигезендә арган хәлдә руль артына утыру тыела.

Җәй - отпуск һәм автомобильдә ерак араларга бару чоры. Руль артындагы һәркем физик яктан арганлыгын сизсә, вакытында ял итү өчен туктасын һәм төнгә каршы юлга чыкмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев