Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйшиязда мәдәният йорты ачылды

"Озын гомерле булсын, халыкны агартуга саллы өлеш кертсен иде бу йорт". - Тантаналы ачылышка җыелган халык бердәм рәвештә әнә шул фикерен белдерде.

Мәчетләрдә җомга намазы укыр алдыннан авыл халкы, тирә-як авыллардан килүчеләр беренчеләрдән булып яңа мәдәният йорты бусагасын атлап керделәр. Халык әллә ни күп тоелмаган иде, залга үтеп утырышкач, алма төшәрлек тә урын булмауга игътибар иттем. 50 кешелек сәхнә залы да кечкенә авыл өчен зур инде ул. Моны район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев тә билгеләп үтте:

- Элекке клубка килгән артистлар, аның кечкенәлегенә, салкын булуына зарландылар. Монысы хөкүмәтебездән бер дигән бүләк, - диде ул.

Әтнәнең МСО җитәкчесе Зиннур Гарифуллин символик ачкычны Күәм авыл җирлеге җитәкчесе Реваль Гатуллинга тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы да махсус программа булдырган Президентыбызга, шушы бүләкләре өчен район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Шунда ук яңа мөдир - Казак Үртәменнән Айсылу Зарипова белән таныштырды. Аның әнисен - "мәдәният казанында кайнаган" Рәфидә ханымны, әтисе Илдус әфәнденең чын мәгънәсендә виртуоз гармунчы булуын, Күлле Киме, Күәм мәдәният йортларында уңышлы эшләвен күзаллаган хәлдә, кызлары да Әйшияз мәдәният йортын уңышлы җитәкләр дигән өмет бар.

Төзелеш оешмасы турында бик күпләр хәбәрдардыр. Оешма тырышлыгы белән баскан объектлар саны артканнан-арта. Шөкер, боларга хәзер Әйшияз мәдәният йорты да өстәлә. Төзелеш барышында МСО мастеры Илшат Муллаҗанов биредән китмәде дә диярлек. Уртак тырышлык белән менә шундый мәһабәт бина калкып чыкты.

Күәм, Түбән Көек һәм Күлле Киме авыл җирлекләренә кергән мәдәният йортлары, клублар бу чара уңаеннан бик матур концерт та әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев