Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйтер сүзем бар

Бәйрәм артыннан бәйрәм көтеп кенә тора безне...

Әле генә зурлап Бөек Тукаебызның туган көнен - Туган тел бәйрәмен үткәрдек. Аннан 1 май. Инде 9 май - Җиңү бәйрәме дә үтте. Кемгә ничектер, ләкин минем өчен ул йөрәк яраларымны кузгатучы борчулы бер көн.

Нигә дисезме? Безнең әтиләребезне - Әтнә районы Бәхтияр авылының колхозчы ир- атларын 1941 елның августында Коркачык станциясендә вагоннарга төяп сугышка алып киттеләр. Һәм аларны, "пушечное мясо" кебек, Ленинград белән Мәскәү арасына, Великий Новгород тирәсендә яу кырында бушаталар. Кулда корал юк. Винтовканы я немеөтан, я үзебезнең үле солдатныкын алыгыз, диләр. Әтиләр - русча бер сүз белмәгән колхозчы ир өч көнгә 160 чакрым чигенәләр. 

Командаларны аңламыйлар, чөнки алар чеп-чи татар авылыннан. Соңгы хатларында "Октябрьнең 18 дә бик зур орыш булачак", - дип язганнар. Алар өчен 18 октябрь соңгы сулыш көне булган икән. Хатлар тукталды. Әтиләр югалды.

Без - алты бала һәм аларны кочаклап елаган әниебез, искергән җимерек йортта бураларыбызда бер бөртек икмәксез торып калдык. Яңа туган энебез Мидхәткә 7 көн, миңа 5 яшь иде. сугыш беткәч, күпме бәйрәмнәр булып узды, әтиебезне дә, әниебезне дә, безне дә искә - санга алучы булмады.  Менә кайда ул күңел җәрәхәте. куанасы урынга, тәүлекләр буе йөрәк әрни, күздән яшь ага. Миңа хәзер 84 яшҗ. Хөкүмәт военкомат аша да, эш урынымнан да миңа фатир бирмәде. Иске Мәңгәр авылы егетенә кияүгә чыккан Гөбәйдә апабызның яу кырында 6 ир- егете ятып калды. Бәлкем аларга берәр мәрхәмәтле гамәл кылынгандыр дисемзме? Юк!

Бездә " Никто не забҗыт, ничто не забыто" дип шапырынучы ораторлар җитәрлек. Ә конкрет ярдәм, файдалы эш эшләүчеләр генә юк. Инде Россиянең 30 дан артык төбәгендә "Сугыш чоры балаларын" моннан дистә ел элек хөрмәтләп, бераз акча өләшзә башладылар. Без - Россиянең данлыклы республикасы әле бүген дә бу мәсьәләне футбол тубы кебек Мәскәүгә тибеп маташабыз. Нәрсәгә безгә миллиард сумнарга сатып алынган футболчы, хоккейчы һәм башкаларыгыз, сез үз республикабыз егетләренең үсешенә комачаулыйсыз, чөнки командалар чит илнекеләр белән шыплап тутырылгач, безнең егетләр кайда уйнасыннар? батыр мәйданда сынала, чыгарыгыз аларны уйнарга, ә теге милиардларны  безгә - ятимнәргә өләшегез. 

Җиңүнең 75 еллыгына "сугыш чоры балаларының" иң яше дә 75 тә булачак. Бездә ир- ат 60-65 ел гына яши. Мәскәү "өлеш чыгарырга" дигән фәрман биргәндә, без үләбез бит инде, җәмәгать. Мин Тынычлык бистәсендә гомер итәм. Бездә Лаеш районы Дәүләки дигән авылның сугышта һәлак булган ир- атларына чиркәү белән янәшә бер җирдә һәйкәл- стелла - мемориаль такта куелды. Анда 180 ләп бары тик рус фамилияле кешеләр исеме генә язылган.Менә һәр бәйрәм саен безне - төрле төбәкләрдән килеп, Казанның завод - фабрикаларында иң авыр, иң кара эштә эшләгән татарларны шунда бәйрәм тантанасына дәшәләр. Рус милләтен бик яратсак та, дус- тату яшәсәк тә, бу нәрсәгә бик гаҗәпсенәбез. Мирный бистәсендә 50 - 60 ел яшәп  дөнья куйган, сугышта катаншыка милләтәшләребезгә нигә һәйкәл юк соң әле? Без бу мәсьәләне кем аша хәл итәргә тиешбез икән?

Рәшит Нургали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев