Юбилеең белән Наил абый

Язмышыңны Тәңре үзе, Җир язмышына урап - Җәйләр Сиңа җан иңдергән, Җәйгә тиң гомер юрап. Җир-күкләрне иңлим, дисәң, Акбүз атыңдыр - канатың. Мәңгәр дигән нурлы якны Син үз итеп яраттың. Җәй кояшы - яшьлек төсең, Кояшлы гомер көзең. Тарих булып чорлар кичәр, Җирдә калдырган эзең. Район гына түгел, республикада күренекле...
Язмышыңны Тәңре үзе,
Җир язмышына урап -
Җәйләр Сиңа җан иңдергән,
Җәйгә тиң гомер юрап.
Җир-күкләрне иңлим, дисәң,
Акбүз атыңдыр - канатың.
Мәңгәр дигән нурлы якны
Син үз итеп яраттың.
Җәй кояшы - яшьлек төсең,
Кояшлы гомер көзең.
Тарих булып чорлар кичәр,
Җирдә калдырган эзең.
Район гына түгел, республикада күренекле шәхес, 34 ел буе данлыклы "Чулпан" колхозын җитәкләгән, авыл халкының тормышын уңай якка үзгәртүгә үзеннән бик зур өлеш керткән олы хөрмәткә лаек якташыбыз - Әтнә "Әлмәндәр"е Наил Закир улы Сабировның шушы көннәрдә олы юбилее - 85 яшь тулган көне.
Хөрмәтле Наил абый! 1960 елда авылыбыз халкы Сезгә олы ышаныч белдереп, колхоз рәисе итеп сайлап куйды. Озак еллар колхоз рәисе булып эшләү чорында Сез әлеге ышанычны тулысынча аклап, халкыбызның олы рәхмәтенә ирештегез. Ул чор таләпләренә туры китереп аякка баскан 320 балага исәпләнгән ике этажлы урта мәктәп, мәдәният йорты, административ бина да - Сезнең хезмәтегез җимеше.Күмәк хуҗалыкка кергән өч авылда да башлангыч мәктәп, балалар бакчалары, медпунктлар эшләнде.Республиканың гына түгел, бөтен ил балаларын үзенә сыендырган Каенсар урманында урнашкан "Чулпан" пионерлагерен оештыру үзе генә дә ни тора. Авыл йортларына су һәм газ кертү, юлларның төзеклеге, яшь гаиләләр өчен төзелгән зур, иркен яңа йортлар, беренчеләрдән булып ачылган мәчет бинасы - боларның барысы да һичшиксез, Сезнең тырышлык .
Олы Мәңгәрдә туып-үсмәсәгез дә, Сез һәрвакыт безнең өчен зур хәрефтән Авылдаш булдыгыз. Әле дә аның матурлыгына, төзеклегенә игътибар биреп, кулыгыздан килгәнчә ярдәм итеп яшисез.
Наил абый!"Кем дә кем, бер башак үскән җирдә тагын берне үстерсә,бер үлән сабагы үскән җирдә - икене үстерсә, ул кешегә барлык кешелек рәхмәтле булыр!", - дип язган ирланд язучысы Джонатан Свифт. Һәм бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Бүген Сезгә карата олы рәхмәтләребезне җиткереп , алдыгызда башыбызны иябез.Көнне - төнгә ялгап, минутларның кадерен белеп яши торган вакытта туып, Сез үзегезгә язмышны алдан ук билгеләп куйгансыз. Гомер бәйрәмегездә Сезгә шатлык-куанычлар, саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Ләлә апа белән бергә, тагын бик күп еллар арабызда яшәп, рух ныклыгы, иман байлыгы белән сугарылган күңелегез күтәренкелеген югалтмасагыз иде.
Иң изге теләкләр белән , "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы, Олы Мәңгәр авыл җирлеге идарәләре, авыл ветераннар советы,барлык Мәңгәр халкы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.200
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.2000
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.3400
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.9600
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга7400
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.7300
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.11000
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.13700
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.5100
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.23901
-
15 гыйнвар 2021 - 12:00Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Әтнә шифаханәсе яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында игълан итә.10200
-
15 гыйнвар 2021 - 11:14Иң күп протокол - маска өчен "Узган ел балигъ булмаганнар катнашында закон бозулар буенча төзелгән административ протоколларның иң күбесе - маскасыз булган өчен төзелгән", - дип хәбәр итә район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Найлә Баһаветдинова.12600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.23700
-
11 гыйнвар 2021 - 18:10Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгын, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.19900
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.4500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.65300
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.25501
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.23901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика