Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилярны котлап “Әтнә таңы”н бүләк итте

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин башлангычында дөнья күргән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" акциясе дәвам итә.

Районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовның шушы акциягә кушылып, Комыргуҗа һәм Кышлау авылларында яшәүче өлкән яшьтәге Ак әбиләрне киләсе яртыеллыкка үзебезнең "Әтнә таңы"на яздыруы хакында хәбәр иткән идек. Акцияне Кышлау авылыннан шәхси эшмәкәр - сөт җыючы Алмаз Шакиров дәвам итте. Шунысы кызык, газетага өлкән яшьтәгеләрне, хезмәт алдынгыларын яздыруны күреп гадәтләнгән. Ә бу юлы Алмаз Шакиров:

- Шулай үзенчәлекле итеп Кышлау авылында яшәүче Газинур Минһаҗевны 50 яшьлек олы юбилее белән котларга булдым, - дип гаҗәпләндерде. - "Әтнә таңы"н үзем яратып укыйм, ул да газетадагы яңалыклар белән куанып танышсын, - ди ул.

Гаҗәп катыш соклану туды. Сораша торгач, ачыкланды: берничә ел дәвамында бергә эшләгәннәр икән. Ни генә булмасын, бик яхшы бүләк бу. Газинур Минһаҗев ярты ел дәвамында газетадагы күңелле яңалыклар белән танышып, район, республика тормышын күзәтеп бару мөмкинлегенә ирешә. Бүләкне шатланып кабул итте.

- Рәхмәт аңа, эшләре гел уң барсын, - ди.

Моңа күчмә почтаның Кышлау бүлекчәсе почтальоны Альмира Зарипова да ихлас куана. Шундый акцияләр исәбенә халыкның бер-берсенә ярдәм кулы сузу теләгенең дә, газета укучыларның да тагын да артуына ихлас ышана.

-Гомумән алсак, газетага язылучылар саны бер дә кимеми бездә - елның елында бер дәрәҗәдә. "Ташка тамга салган" кебек, - дип елмая.

Исегезгә төшерәбез, республикакүләм акциянең газетага яздыру ягыннан гына түгел, әхлакый файдасы да әйтеп бетергесез зур. Гадәттә газетага яздырырга теләүче, моның өчен бар яктан кулай - дәрәҗәле, үрнәк алырдай, шул ук вакытта ярдәмгә мохтаҗ кешене сайлый. Ә бит һәркемгә билгеле - аздан гына күңел була. Бу барыбызга да үрнәк, райондашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев