Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югалган мәхәббәт

Югалган мәхәббәт Кояш айны яраткан ди инде күптән, Яратам дигән сүзләрне өзелеп көткән. Ул чакларда әле алар бергә булган, Икесе дә күк йөзендә балкып торган. Ай яратса да кыюлыгы җитмәгән, Кояшына "сөям" диеп әйтмәгән. Кояш көткән, мәхәббәттән кайнарланган, Шушы кайнар хисләреннән дөрләп янган. Тик шулай да ай оялган, түзалмаган, Мәхәббәтен...

Югалган мәхәббәт Кояш айны яраткан ди инде күптән, Яратам дигән сүзләрне өзелеп көткән. Ул чакларда әле алар бергә булган, Икесе дә күк йөзендә балкып торган. Ай яратса да кыюлыгы җитмәгән, Кояшына "сөям" диеп әйтмәгән. Кояш көткән, мәхәббәттән кайнарланган, Шушы кайнар хисләреннән дөрләп янган. Тик шулай да ай оялган, түзалмаган, Мәхәббәтен күтәрә алмый китеп барган. Караңгы төнне сайлаган ай егете, Ялгызлыктан өзелгән ди бар өмете. Йөрәгенең кайнарлыгы беткән ди, Ялгызлыктан күз яшьләре кипкән ди. Көчле булган сөюенә түзә алмый Юләр гашыйк үзен - үзе шулай каргый. Яше кипкән, өмет беткән, бәхет киткән, Тик шулай да мәхәббәте нурлар сипкән. Әгәр инде серле төндә гашыйк парлар Сукмаклардан җитәкләшеп атласалар, Ай егете юлларына нурлар сибә, Йөрәккәе мәхәббәттән шашып тибә. Яратуын гашыйкларга бүләк итә, Җир йөзендә аны күпме күзләр көтә: Айдан әллә саф мәхәббәт өмет итә. Ә кояшка әгәр килсәк, ул бәхетле, Җир өстендә тапты гүя шул бәхетне. Айга булган, бар җылысын җиргә бирә, Йөрәгенә тынычлыгын шунда күрә. Хаман да шул кайнар, ярсу йөрәк Кояш өчен бар эшендә кирәк, терәк. Гашыйк җаннар, сез дә шулай йөрмәгез, Йөрәкләрне газапларга, хәсрәтләргә төрмәгез. Чын күңелдән әгәр инде яратсагыз, Аерылып, ялгызлыкта каламагыз. Төрегез сез бар дөньясын бәхеткә, Чәчәкләрдән юл салыгыз мәхәббәткә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев