Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮГАЛГАН СУКМАК яки кайтыр идем яшьлегемә, сукмагын таба алсам...

- Мәкаләләрен яратып укыйбыз, онытылып китеп газдагы бәрәңгеләрем көеп беткән. Мөхәммәт Мәһдиев кебек гади итеп, авылча яза. Укуы рәхәт. Берәр язучымы ул? Кайда эшли, аңа ничә яшь? Сурәте дә юкмы сездә? Менә шулай дип кызыксынучылар берәү генә түгел. Һәм без аларны аңлыйбыз, чөнки үзебез дә бер сулышта укыйбыз Шәүкәт абыйның...

- Мәкаләләрен яратып укыйбыз, онытылып китеп газдагы бәрәңгеләрем көеп беткән. Мөхәммәт Мәһдиев кебек гади итеп, авылча яза. Укуы рәхәт. Берәр язучымы ул? Кайда эшли, аңа ничә яшь? Сурәте дә юкмы сездә?

Менә шулай дип кызыксынучылар берәү генә түгел. Һәм без аларны аңлыйбыз, чөнки үзебез дә бер сулышта укыйбыз Шәүкәт абыйның язганнарын. Аның үз стиле, шундый осталык белән гади генә вакыйгаларны сурәтли белә.

Шәүкәт абыебыз Алабуга шәһәрендә яши, гаиләсе бар. Тумышы белән Иске Җогыптан. Филолог та, укытучы да, психолог та түгел. Гомер буе төзелештә эшләгән. 30 августта 63 яшен тутырды. Туган көне алдыннан без котлыйсы урында, кайтып, безгә бәйрәм ясап китте. Көлтәсе-көлтәсе белән зәңгәр мәтрүшкә, бөтнек киптереп алып кайткан. Һәркайсыбызга аерып атап бәйләгән. Пөхтәлек, төгәллек. "Үз бакчам бар. Шунда үсә, "Море-е... кая гына куеп бетерим аны, чәйгә салып эчәрсез мине сагынганда", - дип аптыратты. Аңлагансыздыр, тик торырга яратмый. Табигать җанлы кеше. Тормышны, кешеләрне бик ярата. Ерак дими, елына әллә ничә тапкыр "багаж тупларга" туган якларына кайтып китә. Бу мәкаләсе дә шул сәяхәтнең берсеннән соң язылган.

Шәүкәт абый! Үзеңнең бу язмаң туган көнеңә безнең тарафтан соңга калган бүләк булсын. Исән генә бул да, язып кына тор! Без синең үзеңне дә, язмаларыңны да көтеп алабыз. Син үзең бер! Һәм, Аллага шөкер, үзебезнеке!

Басу-кырларны йөреп кайттым, авылны әйләнеп чыктым. Кая карама, узган гомер...

Сүрия МИНГАТИНА

Монда җитен басуы иде. Өлгергәч, безне, башлангыч мәктәп укучыларын укытучы Гадения апа җитен йолкырга алып йөри башлый. Бөтен сабырлыгын җыеп, безне көлтә бәйләргә, чүмәлә куярга өйрәтеп бер көн азаплангач, эш хутка китә. Җитен нечкә, каты сабаклы, ике-өч көн йолкуга, уч төбе суела башлый, ялыктыра. Без, малайлар, мәтәш­терә башлыйбыз. Гадения апа хәйләкәр генә дәрт өстәп җибәрә:

- Әй, егетләр, артта каласыз бит! Фәнияне күрегез, ике кешелек җирне алып бара! - Кызлар барында "егетләр" дигәч, ике куллап эшкә керешәсең. Ә бу басуга Гадения апа башак җыярга алып йөри иде. Көне буе җыйган ярты пот башак колхозны алга таба этә алмагандыр анысы, әмма балаларда икмәккә хөрмәт белән карауны тәрбия­ләү буларак дөрес чара дип уйлыйм.

Башак җыю темасы

Югары куеп сөйләнде. Мәктәптә иншалар язылды, гәҗитләрдә бастырылды, радиодан сөйләнде.

Бу җирдә бәрәңгесе дә, билчәне дә котырып уңа. Җәй буе "Уфалла"га җигелеп билчән ташыйбыз, көзен укуларны туктатып, мәктәп белән бәрәңге алабыз. Бәрәңге искә төштеме, укытучы Әхмәт абый Газизов күз алдына килеп баса, мәктәп балалары өчен репрессиягә эләккән кеше. Әхмәт абый ул елларда мәктәп директоры булып эшләде. Мин аны әле дә хөрмәт белән искә алам, укучыларны беренче урынга куя иде. Ул елларда мәктәптә балалар тукландыру юк, ашказаны болай көйләнгән: иртән бер телем ипи, бер шакмак шикәр, бер стакан чәйне мүкелдәтеп куясың да, көне буе йөрисең. Укыганда сизелми, ияләнелгән. Ә бәрәңге алуга ул исәпләнмәгән. Кул белән казыла, иртәнге "заправка" тиз бетә. Әхмәт абый ничә тапкыр: "Бәрәңгечеләргә көненә бер стакан сөт, берничә телем ипи, бәрәңге булса да пешереп бирдерегез" дип, колхоз председателе белән сөйләшеп карады, тегесе кул гына селекте. Бу юлы председатель әбәттән соң ук килеп чыкты. Бит кызарып пәрәмәчкә әйләнгән, кепка бер колакка авышкан. Ике хуҗа арасында сүз гадәттәгедән югарырак тонда барды. Ара-тирә "урысча" сүзләр дә ишетелгәләде. Директор укучыларны ач килеш эшләтеп булмый, иртәгәсен басуга җибәреп булмаслыгын әйтеп куйды. Ул көнне районга "звонок" булган, имеш, мәктәп директоры бәрәңге алуга аяк чалырга маташа. Икенче көнне иртән Әхмәт абый директор бүлмәсенә түгел, бөкерәеберәк, гади укытучылар бүлмәсенә кереп китте. Әйе, райком өчен мәктәп директоры алмаштыру - ике тиен бер акча. Ә мәктәп балалары ник кырылып бетмиләр шунда.

Әй, узган гомер! Бүгенге көндә җитенне мәктәптә ботаника дәресендә дә күрсәтергә таба алмыйсың, башак җыюның ни икәнен ярты көн аңлатырга кирәк. Ә бәрәңге басулардан юкка чыгып, "йомры гәүдәле - йодрык кадәрле" дип җырда гына искә алына башлады. Гадения апа белән Әхмәт абыйның да мәңге тынычлыкка күчкәннәренә дә ничә ел узган.

Борчак басуына килеп чыктым. Ул аерым тема, чөнки 1955-56 еллар истә, ипине дә телемләп кисеп биреп, калганын "Бисмилла" әйтеп, тастымалга төреп куйган вакыт. Шуңамы борчак өлгергәнне көтеп алабыз. Борчакны болай да ашыйсың, өйгә алып кайтып туң майда да кыздырып ашыйсың.

Борчакка без дә хәзерләнәбез

Колхоз да хәзерләнә - атлы каравылчы куя. Кайвакыт китап-гәҗит битләрендә үзләрен галимгә санап йөргәннәрнең чыгышларын очратам, имеш авыл балаларының баш мие "сыегырак" була. Юк, чуртым да дөрес түгел! Килешәм, шәһәр баласы өчкә дүртне тизрәк кушып бирер, кайсы трамвайга утырып кая барып буласын әйтер, ә тикшерүчедән качып ничек трамвайда бушка йөрисен ул белми. Ә без борчакның кайда үскәнен дә, ничек каравылчыны хәйләләп борчак ашыйсын да беләбез. Ә чәлдерү планы күптән корылган. Әле нинди генә план корыла, маршал Жуков-Кутузовларың бер читтә торсын! Тоз сибелгән ипи кыер­чыгы кыстырыла - бусы каравылчыны коралсызландыру өчен, юл уңаеннан чыбык-чабык эләктерелә - монысы каравылчының уяулыгын югалту өчен. Килеп җитәрәк ике төркемгә бүленәсең һәм ипи, чыбык-чабык белән коралланган төркем һөжүмне башлап җибәрә. Каравылчының сүнгән учагын тергезеп, бер-ике кузак ярып карыйбыз. Сигезәр данә борчак чыкса уңыш әйбәт дигән сүз. Ип белән генә сүз башлыйбыз;

- Борчак уңган да инде быел, иеме, Рубис абый?!

- Бигрәк әтвитственни эш тапшырганнар сиңа, иеме, Рубис абый?

Мактаулардан каравылчы эреп китә, форсаттан файдаланып, атка кыерчык иснәтеп, йөгәнен ычкындырып куябыз. Чыбык-чабык тиз янып бетә, төтен туктау - сигнал, икенче төркем һөҗүмгә керешә. Каравылчының төп коралы ат, һөҗүмне күреп, атка таба йөгерә. Тик йөгәнсез атны, бигрәк тә ялан кырда тотармын димә. Ат авылга чаба, каравылчы аның артыннан, ә борчак басуы безнеке инде, безнеке!

Авылга килеп кердем. Яңа салынган йортлар, каралты-кура күренә күренүен. Әллә ни үзгәреш юк кебек. Шулай да нидер җитми урамда, ниндидер ятимлек сизелә. Әһә, менә нәрсә икән, аклы-каралы авыл казлары күренми! Яшькелт үләндә тәгәрәшеп йөргән каз бәбкәләре, аларны горур кыяфәт белән саклап торган ана казлар, шыпырт кына арт яктан килеп йомшак җирне тешләп ала торган ата казлар юк. Шундый уйлар белән колхоз идарәсе булган урынга килеп җиттем. Ничә председатель алмашынгандыр, хәтерләмим.

Ниса истә калган

Мулла кушкан исеме Бибиниса яки Гөлниса булгандыр инде, тик авыл халкы кыскартып, "Ниса" ясап ябыштырып куйган и вәссәләм. Хәзер ничектер белмим, элек гаилә, терлек, кош-корт белән бик бәйләнеше булмаган кыюрак берәр хатын-кызны идарәгә билгеләп куялар иде. Төп эше - идарә бинасын, ишек алдын чисталыкта тоту, ишек-тәрәзә, идән такталары төзеклеген карау, йомышчы вазифасын үтәп берәрсен чакырып китерү һәм иртүк идарәгә килеп иртән сигезләргә хәтле кизү тору. Кайвакыт Ниса артык активлык күрсәтеп председатель өлешенә дә кереп китә, һәм ул гаепкә алынмый, гадәти эш булып кабул ителә иде.

...Әнә иртән булса да, соңарып Гыйльмиҗан карт килеп керде, иртәнге нәрәд бетеп, кешеләр таралышкан. Кечкенә бала кебек борын суын эчкә тарткалап, ишек төбендә таптанып тик тора. Ниса сүз башлый:

- Ни йомыш, бабай?

- Ни йомыш дип, э-э, Нәсимә апаң чирләп китте әле. Фершал Кафия, рәхмәт төшкере, килеп карады, укол кадады. Әмма Әтнә булнисенә аббарырга кушты.

- Ярар, бабай, бар кайт, җыенып торыгыз. Фаяз какраз бүген Арчага тозга бара. Әйтермен, сугылыр.

Сүнгән тәмәкесен учлап, олы гаи­ләле Гарәфи килеп керә. Балчыклы итекләренә канәгатьсезлек белән күз ташлап, Ниса тизрәк сүз башлый:

- Ни йомыш иде?

- Өстәл өсте такырайды, берәр центнер икмәк яздырасы иде.

- Атна ахырына килерсең, бухгалтер Арчага атчут бирергә киткән иде. Әллә биреп йөри, әллә алып йөри, әллә салып йөри, шайтан белсен, өч көнсез кайта белми. Кайткач әйтермен, язып куяр. - Гарәфи тизрәк чыгып шылу ягын карый. Колхоз ирләре Нисадан председательгә караганда да битәррәк шүрлиләр иде. Ничек кенә булса да, авыл халкы алдында Нисаның дәрәҗәсе югарырак булды. Әле шуның өстәвенә сөйлиләр, имеш Ниса барлы-юклы өч класс белеме белән урысчаны су урынына эчә. Шәлчеләр дә Казанга барганда аңа ияреп барырга тырышалар иде. Тел белү аркасында ул уңышлы гына итеп тиз арада үзенекен дә, иптәшләренекен дә урнаштыра икән.

"Персидәтель алҗыган, парткум пашул Гарипҗан!"

Шулай бервакыт Арчадан вәкил килеп төшә, урыс, татарча бер авыз сүз белми. Иртәнге вакыт. Идарәдә бер Ниса гына. Хәбәр ителмәгәнме, каршы алучы юк. Канәгатьсезлек белән вәкил председательне, я булмаса парткомны таптыра башлый. Ә аңа кадәр идарәдә халык таралгач, Ниса председательнең агроном белән парткомга сөйләгәнен ишетеп торды:

- Кичә Арчада свешчание авыр бар­ды. Сибгатуллин һәрберебезне ярты­шар сәгать бастырып тоткандыр. Бик арылды. Кайтканда Наласада туктап хәл алдык. Аннан Орнашбашта, Мәңгәрдә. Әле Түбән Көек председателе белән Әтнәдә кемгәдер кереп чыктык. Хәл юк. Алҗыдым. Кайтып ятып торам.

Ул киткәч партком белән агроном сөйләштеләр:

- Абзыйның хәле авыр, Гарифҗан кибетне сигездә генә ача, өенә барып килмичә булмас...

Тел белгән кешегә җавап бирү ике тиен бер акча. Боларны ишеткән Ниса түземлеге беткән вәкилнең кабат со­равына урысча ярган да салган:

- Персидәтель алҗыган, парткум пашул Гарипҗан!

Идарә, Ниса турындагы уйлардан арынып җитә алмыйча атлый бирдем. Күңелдә нигәдер бер моңсулык бар. Нәрсәнедер югалттым. Әйе, мәңгелеккә югалттым ахыры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев