Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Бәрәскә авылында яшәүче кадерле сеңлебез Сабирҗанова Эльмира Мидехәт кызының 21 августта 45 яшьлек юбилее, 28 августта тормыш иптәше Сабирҗанов Радик Равил улы белән гомер итүләренә 25 ел.

Сөекле сеңлебез! 10нчы классны укып бетереп, парта артыннан чыгуга, авыр эштән курыкмыйча туган авылыбызда сыер савучы булып эшли башладың. Эшли башлаган беренче елында ук үзеңнең тырышлыгыңны, уңганлыгыңны, хезмәт сөючәнлегеңне җитәкчеләр күреп алдылар, истәлек­ле бүләкләр белән бүләкләделәр. Әйе, югары дәрәҗәләргә менү өчен, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү өчен югары уку йортларын тәмамларга...

Сөекле сеңлебез! 10нчы классны укып бетереп, парта артыннан чыгуга, авыр эштән курыкмыйча туган авылыбызда сыер савучы булып эшли башладың. Эшли башлаган беренче елында ук үзеңнең тырышлыгыңны, уңганлыгыңны, хезмәт сөючәнлегеңне җитәкчеләр күреп алдылар, истәлек­ле бүләкләр белән бүләкләделәр. Әйе, югары дәрәҗәләргә менү өчен, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү өчен югары уку йортларын тәмамларга кирәк түгел. Ә син үзебезнең гади авыл мәктәбебезне генә тәмамлап та үзеңнең тырышлыгың, гаделлегең, чын намусын белән көчеңне кызганмыйча эшләвең белән дәрәҗәле урыннар алдың. Җитәкчеләр тарафыннан бик күп мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләндең, «Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе» исеменә лаек булдың. Ачык йөзең, ихласлыгың, кешелеклегең, һәр сүзне үлчәп, һәр эшне уйлап эшләгәнең өчен халык арасында да абруең зур. Дөреслекне яратасың. Шуңа да хак булмаган ялган, авыр сүзләр әйтеп кеше күңелен рәнҗетүдән куркып яшисең.
Сеңлебез! Синең шундый мәрхәмәтле булганыңа сокланып туя алмыйбыз. Үзебез «төпчегебез» дибез. Ә күпчелек вакытта, без апайларың да синең төпле киңәшеңә, акыллы сүзеңә таянабыз. Беркайчан да уйламыйча гына җавап бирмәссең. Дикъкать белән, бүлдермичә тыңлап бетергәч кенә үз фикереңне әйтерсең.
Аллага шөкер, бәхетеңне үз авылыбызда таптың. Үзең кебек үк эшчән, тырыш, мәрхәмәтле Радик киявебез белән тормыш корып яшәвегезгә дә инде менә 25 ел. Без сезгә бик рәхмәтлебез. Авыр чакта таяныр, ярдәм кулы сузарга әзер булып, шатлыгыңны уртаклашып синең белән бергә куаныр туганнарың булуга сөенеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән соң ул!
Сеңлебез! Сине чын йөрәгебездән 45 яшь тулган көнең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, тигезлек, бәхетле озын гомер телибез. Киләчәктә дә балаларыңның шатлыкларына сөенеп, борчу-хәсрәт күрмичә, тигезлегең белән шушы матур дөньяның бөтен рәхәтлекләрен күреп, гомерең буе мул тормышты яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсә иде.
Иң изге теләкләр белән әтиебез-әниебез,
Җәүдәт-Фәния, Дамир-Фәрдия, Зөлфирә һәм балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев