Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Бәрәскә авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, кадерле әниебез Сабирҗанова Эльмира Мидехәт кызының 21 августта туган көне – 45 яшьлек юбилее.

Әниебез, моннан 45 ел элек шушы көнне син тугансын. Син дөньяга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, карлыгачлар, бәйрәм дип белеп, күккә күтәрелгәннәр. Шулай булмыйча, дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурландыра, тулыландыра. Ә син, әниебез, иң изгеләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсен, җиткән кыз булгач, иң баһадир,...

Әниебез, моннан 45 ел элек шушы көнне син тугансын. Син дөньяга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, карлыгачлар, бәйрәм дип белеп, күккә күтәрелгәннәр. Шулай булмыйча, дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурландыра, тулыландыра. Ә син, әниебез, иң изгеләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсен, җиткән кыз булгач, иң баһадир, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы булган бер егетне - безнең әтиебезне - үзеңә яр иткәнсен. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез. Әниебез - син искиткеч мәрхәмәтле, ярдәмчел, ачык күңелле, кешелекле әни. Син безнең дустыбыз, сердәшчебез, киңәшчебез, чөнки синең киңәшең генә иң төпле, иң урынлы киңәш дип саныйбыз.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелебездән 45 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә безгә кадерле булып, әтиебез белән безнең шатлыкларга куанып, кайгы-хәсрәт күрмичә, тигезлектә яшәвегезне телибез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, бәхет-шатлыклар, саулык-сәламәтлек, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без, балаларыңа һәм тормыш иптәшеңә яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле әни булып озын-озак яшәвеңне телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Радик,
кызларың Айгөл, Гөлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев