Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Шашы авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – әниебез Шафигуллина Тәскирә Хәниф кызының 14 февральдә туган көне.

Әниебез - күз нурыбыз! Сине чын күңелдән шушы матур бәйрәмең белән котлыйбыз! Син безнең өчен һаман япь-яшь. Әниебез, син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдә­ге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткәнебез өчен гафу...

Әниебез - күз нурыбыз! Сине чын күңелдән шушы матур бәйрәмең белән котлыйбыз! Син безнең өчен һаман япь-яшь. Әниебез, син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдә­ге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткәнебез өчен гафу ит. Киләчәктә гомер юлларың озын бул­сын, сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, безнең кадер-хөрмәттә тагын бик күп еллар яшәргә язсын сиңа.
Нигә генә тиңлим икән сине?
Син бит әни -
Тормышның иң тиңсез бизәге!
Йөрәк түрләреңнән өзелеп төшкән
Бәгыреңнең бездер - үзәге.
Син бит әни - тиңсез! Тиңсез йолдыз,
Йолдызлар бит бер мәл атыла.
Һич атылмас якты нурыбыз син,
Мәңге сүнмә! Мәңге ян гына!
Иң изге теләкләр белән балаларың Айгөл-Илнур,
Алсу-Фарил, Айнур-Миләүшә, оныкларың - Илсаф,
Илүзә, Илмир, Фәрит, Альмира, Лилия, Айбулат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев