Әтнә таңы

"Югары Сәрдә онытылмый"

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Сатигә Әби Фазуллина әнә шулай ди.

Туган авылы Югары Сәрдәдән 30 яшендә чыгып китсә дә, туган авылын онытмый Сатигә әби. "Бик күп яшәдем, бик күп эшләдем", - ди ул. Чыннан да, гомер буе, дәресрәне 13 яшеннән фермада эшли башлый Сатигә әби. Башта Югары Сәрдә дә, аннары Олы Әтнә авылы фермасында. "Хәзерге фермаларны "коммунизм" дияр идем. Безнең әни эшләгән чорларда тез тиңентен пычракка батып йәрделәр. Ә хәзер асфальт", - ди олы улы Рафаэль. Сатигә әби шушы улы һәм килене Фирдания тәрбиясендә гомер итә. "Әни алты оныгын да балалар бакчасына йәртми үзе карады. Анда баргач, авырый башлый алар ди торган иде", - ди Рафаэль абый.

Реклама

Сатигә әби аш-суга да бик оста булган. Тирә-юньдә ул пешергән камыр ризыкларыннан авыз итмәгән кеше юктыр да. "Элек районга зур кешеләр килсә, ипине әнигә пешертә торганнар иде. бер кечкеә вакытта, Әтнәгә вьетнамнар кайтты. Алар да әни пешергән ипине ашадылар", - дип искә алды Рафаэль абый. 1979 елда ире авырып вафат була. Ике улына терәк, таяныч булып кала ул. Бүген шулар кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: