Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары суд үз әбисенең әнисен үтерүдә гаепләнүчегә хөкем карары чыгара

19 яшьлек Алексей Саксонов, тикшерү версиясе буенча, әбисенең әнисенә балта белән суккан. (Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанның Югары суды үз әбисенең әнисен үтерүдә гаепләнүче 19 яшьлек Алексей Саксоновка карата хөкем карары чыгаруга кереште. Тикшерү версиясе буенче, ул әбинең башына балта белән суккан. Хатынның гәүдәсен 17 апрель көнне Буа районының Иске...

19 яшьлек Алексей Саксонов, тикшерү версиясе буенча, әбисенең әнисенә балта белән суккан.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанның Югары суды үз әбисенең әнисен үтерүдә гаепләнүче 19 яшьлек Алексей Саксоновка карата хөкем карары чыгаруга кереште. Тикшерү версиясе буенче, ул әбинең башына балта белән суккан.

Хатынның гәүдәсен 17 апрель көнне Буа районының Иске Мәртле авылында, туганнары соравы буенча әбинең хәлен белергә кергән күршеләре табып алган. Полиция хезмәткәрләре, үтерүдә шикләнеп, әби оныгының 19 яшьлек улын кулга ала. Ул фаҗигага кадәр берничә көн элек Ульяновсктан әбисенә килгән, һәм анда караклык буенча шикләнеп, эзләнүдә булган. Саксонов үз гаебен таныган.



Яшь егет хатынга берничә тапкыр балта белән суккан һәм әбинең 45 мең сум акчасын алып чыгып киткән. Ул башта бурычка акча сорап караган, әмма уңай җавап ишетмәгәч, җинаять кылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/14/146344/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев