Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ җитәкчесе алышынды - "Әтнә таңы"

Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатуы турында хәбәр итте. - Команда бар, ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, - диде Рифкать әфәнде махсус әлеге темага багышланган ашыгыч пресс-конференциядә. Рифкать Миңнеханов вазыйфасын кем башкарачагы әлегә билгеле түгел: «Җитәкчене Эчке эшләр министры билгели,...

Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатуы турында хәбәр итте.

- Команда бар, ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, - диде Рифкать әфәнде махсус әлеге темага багышланган ашыгыч пресс-конференциядә.

Рифкать Миңнеханов вазыйфасын кем башкарачагы әлегә билгеле түгел: «Җитәкчене Эчке эшләр министры билгели, - диде бу уңайдан элеккеге баш инспектор. - Әлегә вакытлыча вазыйфаларны башкаручы итеп Ленар Габдрахманов билгеләнә. Җитәкче булып ул калырмы, башка кеше булырмы - билгесез. Сау булыгыз димим, киләсе очрашуларга кадәр!»

Рифкать Миңнеханов рәсми рәвештә 8 ноябрьгә кадәр чираттагы ялда дип саналачак, шуннан соң инде пенсия ялына чыгарга тиеш булачак.

Ленар Габдерахмановка 35 яшь. Өйләнгән. Улы бар. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазыйфасын башкаручы Казан юридик институтын тәмамлаган һәм ЮХИДИ идарәсенә эшкә килгән.

Элек взвод командиры булган, аннары Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте аерым батальонының административ законнар үтәлеше бүлеге башлыгы вазыйфасын биләгән, бүгенгә кадәр юл-патруль хезмәте һәм һәм Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе хокук саклау органары белән элемтә бүлеген җитәкләгән.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев