Реклама
Урамыбызның Ак әбие, абыстаебызның ахирәткә күчкәненә дә шактый вакыт узды.
Җофар ВӘЛИЕВА, Олы Әтнә авылы
Гомере буе мәктәптә балаларга белем биреп пенсиягә чыккач, мәчеткә йөреп гарәп хәрефләрен өйрәнде, дин юлына басты. Зәмфирә вакытсыз гүр ияләре булган сеңлесе Эльмираны, энесе Фоатны тәрбияләп соңгы юлга озатты. Алар артыннан әнисе Бибинур апай белән әтисе Йосыфҗан абыйны да зурлап, соңгы юлга озатты. Барысы да бер кеше башына төшкәч, бик авыр шул. Йортын, каралты-курасын баштанаяк яңартып, төзәтеп яшәде, Тырышты, тырмашты, “Минем мәетемне алып чыкканда матур булып торсын”, дигән күрәсең. Тик аңа үз өеннән чыгарга туры килмәде шул, элек шулай ук укытучы булып эшләгән Сания Шәйхиева өенә алып менеп, үз әнисе кебек тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Раббым әҗер-саваплар ирештерсен аңа. Ашларын да ул уздырды.
Зәмфирәнең күршесе булганга, аны нык сагынам. Без аның белән бер кашыктан аш ашагандай, тату яшәдек. Ахирәттә дә җәннәт ишекләрен бергә ачып керергә язсын. Раббым кабул итсен, һәр атнакичтә аңа һәм якыннарына багышлап дога кылам.