Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл билгесе кайчан куелыр?

халык контроле



Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталы үз эшен дәвам итә.
Агымдагы елда район халкыннан килгән беренче мөрәҗәгать ни белән бәйле дип уйлыйсыз? Әлбәттә, юл белән, җәмәгать. Дөресрәге, юл билгесе белән.
Олы Мәңгәрдән Нияз С. Олы Мәңгәр төп мәктәбе янындагы “Җәяүлеләр кичүе” юл билгесен тәртипкә китерүне сорый. Чыннан да, әлеге билгенең хәле мөшкел – ул хәйран ук начар хәлдә. Алай ук авария халәтендә дип тә әйтеп булмый. Шулай да, ул билгене кемдер әллә техника белән бәрдереп, әллә аяк белән тибеп кыйшаткан, ахыры. Ни генә булмасын, шунысы факт: турайтсалар, аны яхшырак күреп булачак.
Әлеге мөрәҗәгать Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгыннан Әтнә районы башкарма комитетына юлланган. Уңай нәтиҗәсе үзен озак көттермәс дигән өметтә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев