Юл бүлә алмыйча студентлар һәм укытучылар сугышкан
Алты кеше юлны бүлә алмаган: икесе укытучы, дүртесе аларның студентлары.
Ульян каласында менә шундый хәл булган, дип яза "Лениногорские вести".
Электромеханик көллияттән ерак та түгел чыккан бәхәс йодрыклы сугышка әйләнә. Иң кызыгы шунда: аларны полиция бүлегенә алып килгәч һәм документларын тикшергәч кенә бер үк уку йортыннан булулары ачыклана. Ә моңарчы бер-берсен күргәннәре булмаган.
Әлегә бу эш буенча тикшерү бара. Ике як та каршы якны җинаять җаваплылыгына тарттырырга тели. Шул ук вакытта студентлар укуларын дәвам итәләр, ә лекцияләрнең берсен теге укытучыларның берсе алып бара. Дөрес, икенче укытучы зыян күреп больницада ята.
Бу мәгълүматлар http://ulpravda.ru сайты нигезендә тупланды, дип яза Лениногорскидагы коллегалар.
Ярый әле безнең Әтнә кечкенә, монда бар да бер-берсен белә... Сез дә шулай уйламыйсызмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев