Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юлларында берьюлы алты машина бәрелеште

Һава шартлары белән бәйле рәвештә, Дәүләт автоинспекциясе бик мөһим булмаганда юлга чыкмаска киңәш итә.

18 декабрь көнне Әтнә һәм күрше-тирә район юлларында катлаулы юл хәлате туды. Бозлы-яңгырлы кар явып, юлларны боз каплады. Эчке эшләр бүлегенең Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләрне сак булырга чакыра. Беренчедән, тизлекне арттырмаска, икенчедән, алда баручы машинага кадәр араны тиешле дәрәҗәдә сакларга кирәк. Шул ук вакытта куркыныч маневрлардан, каршы як полосага чыгулардан сакланыгыз. Иң мөһиме: автомобильдә шиплы көпчәкләр булсын... Сак булыгыз: мондый һава торышы алдагы көннәрдә дә дәвам итәр, диләр.

Республика юлларында хәвеф-хәтәрләр күп дип хәбәр итәләр. Яңа гына үзебездә дә юл халәте белән бәйле куркыныч мәгълүматлар алдык. Күшәр юлында - ике, Күәм юлында дүрт машина авариягә юлыккан. Болар турында алдагы саннарда хәбәр итәрбез. Тизлекне мөмкин кадәр киметик, җәяүлеләргә дә сак булу комачауламас. Барыбыз да сак булыйк! Кышкы юл хаталарны кичерми.

ФОТО интернеттан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев