Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар таныклыкларыннан мәхрүм калырга мөмкин

Бу хактагы закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплады. РФ Дәүләт Думасы өч тапкыр кагыйдәләрне бозучыларның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы закон проектын беренче укылышта хуплады дип яза "Российская газета". Тавыш бирер алдыннан депутатлар юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы "шумахерлар" көрәштә әлеге канун коррупциягә китермәсме дип фикерләшкәннәр. Россия эчке...

Бу хактагы закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплады.

РФ Дәүләт Думасы өч тапкыр кагыйдәләрне бозучыларның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы закон проектын беренче укылышта хуплады дип яза "Российская газета".

Тавыш бирер алдыннан депутатлар юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы "шумахерлар" көрәштә әлеге канун коррупциягә китермәсме дип фикерләшкәннәр.

Россия эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов ел башыннан юлларда 14 мең кеше үлүен искәртеп узган. Шуларның 40 процентлап юл-транспорт һәлакәтләре рецидивистлар, ягъни юл кагыйдәләрен даими бозучылар гаебе белән килеп чыккан.

"Gelandewagen ларда йөрүчеләрнең 50-100әр тәртип бозу очраклары бар, алар белән берни эшләп булмый", - дип өстәгән Зубов. Министр урынбасары сүзләренчә, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекста яңа маддә барлыкка киләчәк. Машина йөртүчеләрне таныклыкларыннан бер яки ел ярымга административ җаваплылыкка кагыйдәләрне тупас рәвештә өч һәм аннан артыграк бозганда мәхрүм итәчәкләр.

Таныклыкны мәхрүм итүгә китерүче кагыйдәләрне бозу очраклары түбәндәгеләр: тизлекне сәгатенә 40 километр һәм аннан да арттыру, тимер юллардан үткәндә кагыйдәләр бозу, светофор сигналын санга сукмау, өстенлекле транспортка юл бирмәү, маневр кагыйдәләрен бозу, каршы як полосага яки каршы як трамвай юлына чыгы, сулга борылу яки юл билгеләре таләпләрен үтәмичә борылыш ясау, шулай ук җәяүлегә юл бирмәү керә.

Зубов закон кагыйдә бозылуны камералар фиксацияләгән очракта таныклык алынмавын билгеләп үткән, чөнки бу очракта руль артында кем утырганын ачыклап булмый, дип аңлаткан.

Кагыйдәләрне бозучының таныклыгы юк икән, ул 10меңнән 30 меңгә кадәр штрафка тартыла.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев