Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл инспекторлары җәяүлеләргә юл бирмәгән машиналарны актер әби ярдәмендә тоткарлаган

ЮХИДИ хезмәткәрләре, театр актеры белән берлектә, Казан юлларындагы «зебра»ларда социаль эксперимент үткәргән.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә ничек юл бирүен тикшерү өчен «зебра»га ялган «әби»не чыгарган. Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, инспекторлар үзләре белән рейдка әби булып киенгән профессиональ актерны чакырган.

«Быелның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 428 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 25 кеше үлгән, 414 кеше тән җәрәхәтләре алган», — дип искәртте ЮХИДИ идарәсе башлыгы.

Ленар Габдрахманов билгеләп үткәнчә, кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда социаль эксперимент үткәргән. Яшь тамашачылар театрының профессиональ актеры, әби булып киенеп, җәяүлеләр кичүендә акрын гына юл аркылы чыккан.

Полицейскийлар «әби»не үткәрмәгән машина йөртүчеләр белән кисәтүле сөйләшү үткәргән.

«Машина йөртүчеләрнең күпчелеге җәяүлеләргә юл бирә. Әмма күңелсез очраклар да юк түгел. Зинһар өчен, игътибарлырак булыгыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез», — дип машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать иткән «әби» булып киенгән актер эксперименттан соң.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/24-07-2020/yul-inspektorlary-ya-lel-rg-yul-birm-g-n-mashinalarny-akter-bi-yard-mend-totkarlagan-5758967

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев