Әтнә таңы

Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

Олы Әтнә гомумбелем бирү мәктәбендә зур чара узды.

Реклама

БМО Генераль Ассамблея­сенең 2005 ел­ның 26 октябрендәге ре­золюциясе нигезендә ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу чара - юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, юлда хокук бозуларга каршы көрәш нәтиҗәсендә үлем-китемне һәм имгәнүләрне киметү максатларын күздә тота.
Менә шул уңайдан 14-20 ноябрь аралыгында юл фаҗигасе корбаннарын искә алу кичәләре уздырыла. Олы Әтнә мәктәбендә уздырылган әлеге чарада башлангыч сыйныфларда укучы 390 бала да катнашты. Әкият геройлары Маша белән Медведь балаларга юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклекне аңлаттылар. Алардан соң яшь юл хәрәкәте инспекторлары сүз алды. Алар да залдагы балалар белән эшләделәр. Аннан соң укучылар флешмоб биеделәр. Чарада Әтнә юл хәрәкәте иминлеген саклаучы белгечләр белән бергә ДБУнең Биектау бүлекчәсе начальнигы Алсу Рәшит кызы Сафиуллина да катнашты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: