Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше һәлак булган, 2 кеше тән җәрәхәтләре алган

Әлеге фаҗига нәтиҗәләрен губернатор үз контроленә алган инде, дип хәбәр итә ТАСС.

Авария бүген иртән Южно-Сахалинск-Оха трассасында теркәлә. "Ашыгыч ярдәм" машинасы 2 авыруны өлкә үзәгенә, больницага алып барган. Шунда ук берсенең туганы һәм шәфкать туташы да була. Автомобиль алда торган, габарит утлары яндырылмаган йөк машинасына килеп бәрелә. Удар шулкадәр көчле була, ике машинаның да йөртүчеләре, авырулар һәм озата баручы туганы урында ук һәлак була. Шәфкать туташы җитди җәрәхәтләр ала.

Авариядә тагын бер йөк машинасы зыян күрә, йөртүчесе җиңелчә җәрәхәтләр ала, больницага барудан баш тарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев