Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл-транспорт һәлакәтендә мәктәп укучысы үлгән– “Әтнә таңы”

Укучы баланы 41 яшьлек йөртүче идарә итүендәгеToyota Corolla автомобиле бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте 14 гыйнвар кичке сәгать 6лар тирәсендә Буа районы Татар Буасы авылында булган. Укучы малай юлдан барган. Беренчел фаразлар буенча, машина йөртүче куркынычсыз тизлек режимын сакламаган һәм 15 яшьлек малайны бәрдергән. Үсмер үзе дә Юл йөрү кагыйдәсен бозган -...

Укучы баланы 41 яшьлек йөртүче идарә итүендәгеToyota Corolla автомобиле бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте 14 гыйнвар кичке сәгать 6лар тирәсендә Буа районы Татар Буасы авылында булган. Укучы малай юлдан барган. Беренчел фаразлар буенча, машина йөртүче куркынычсыз тизлек режимын сакламаган һәм 15 яшьлек малайны бәрдергән. Үсмер үзе дә Юл йөрү кагыйдәсен бозган - кырыйда урын була торып, юлдан атлаган, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар да буламаган. Җәяүле хастаханәдә җан биргән.

Әтнәлеләр, сабак алыгыз, Әтнәдә юл хәрәкәтен саклаучы инспекторлар күптәннән кисәтә, киемегездә яктылык кайтаргыч элементларны булдырыгыз. Җәяүлеләр йөри торган сукмакларны да кардан чистартып тору зыян итмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев