Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮЛГА ЧЫКСАҢ, ИГЪТИБАРЫҢНЫ ЮГАЛТМА

15 августтан 15 сентябрьгә кадәр бөтен республикада "Игътибар - балалар!" исемле профилактик чара уза. Әлеге акция кысаларында балалар катнашында юл һәлакәтләре бул­дырмауга юнәлтелгән чаралар комп­лексы үтә. Беренче чиратта, ЮХИДИ хезмәткәрләренең, участок инспекторларының һәм балигъ булмаганнар эше буенча инспекторларның мәгариф йортларына барып, әңгәмә, очрашулар уздыруы көтелә. Шул уңайдан "Әтнә" полиция бүлекчәсенең...

15 августтан 15 сентябрьгә кадәр бөтен республикада "Игътибар - балалар!" исемле профилактик чара уза.

Әлеге акция кысаларында балалар катнашында юл һәлакәтләре бул­дырмауга юнәлтелгән чаралар комп­лексы үтә. Беренче чиратта, ЮХИДИ хезмәткәрләренең, участок инспекторларының һәм балигъ булмаганнар эше буенча инспекторларның мәгариф йортларына барып, әңгәмә, очрашулар уздыруы көтелә. Шул уңайдан "Әтнә" полиция бүлекчәсенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Фәнил Муллагалиевкә мөрәҗәгать иттек.

Инспектор юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән төрледән-төрле чаралар уздырырга тырыша. Газетаның һәр номеры саен булмаса да, юл һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлгән мәкаләләре әледән-әле дөнья күрә. ЮХИДИ белән бәйле мәкаләләр конкурсы уздыруы үзе генә ни тора! Күптән түгел "Ягымлы йөртүче" исеме астында конкурс үткәрергә теләвен белдерде.

- Газетада кимчелекләрне генә түгел, уңай якларны да яктыртыйк әле. Җәяүлеләргә карата игътибарлы булган, ихтирам күрсәткән транспорт йөртүчеләрне язарга кирәк. Әйтик, яңгыр яуган асфальт юлдан баручы машина, тротуардан баручы җәяүлегә су чәчрәтмәс өчен акрын гына үтеп китә икән - бу мактауга лаек. Яисә, "пешеходный переход" билгесе булса да, килүче машинадан куркып юлны аркылы чыкмыйча торучылар бар. Шул вакытта транспорт йөртүче кулын изәп, "Рәхим итеп узыгыз" ишарәсе ясаса, аңа да зур рәхмәт, - ди ул.

Дөрестән дә, әлеге айлык кысаларында транспорт йөртүчеләрнең, өстенлекле рәвештә хәрәкәт итүче җәяүлеләргә юл бирмәвен булдырмау җәһәтеннән, махсус рейдлар уздырылачак.

Бу чорда максатчан профилактик чаралар да үтә. "Имин зебра", "Күренерлек бул" әнә шундыйлардан. Болар белән беррәттән балалар тарафыннан булган юл хәрәкәте һәлакәтләрен кисәтү максатыннан рейдлар үтәчәк.

Районыбызда да юл йөрү кагыйдәлә­рен бозучы балалар бик күп. Яңа уку елы башлангач, юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары кагыйдә бозучы балаларга аеруча игътибар итәчәкләр.

- Юл хәрәкәте иминлеген бозган балалар исемлеген мәктәпләргә бирәчәкбез, ә кагыйдә бозган балалар белән генә түгел, укытучылар, әти-әниләр белән дҗә очрашырга планлаштырабыз, - диде Фәнил Муллагалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев