Әтнә таңы

Юллар һәркемне борчый

Авылга кереп, аның урамнарыннан үтеп булмау турында соңгы вакытта күп языла. Әлеге проблеманы хәл итү юлларын бергәләп эзлик әле. "Әтнә таңы" газетасында Яңа Шашы һәм Иске Җогып авылы арасындагы юлның аяныч хәлдә булуы турында, сентябрь ае саннарының берсендә Гөлнара Корбанованың язмасы басылып чыккан иде. Ишетеп белүемчә, юлның бу өлеше салынып...

Авылга кереп, аның урамнарыннан үтеп булмау турында соңгы вакытта күп языла. Әлеге проблеманы хәл итү юлларын бергәләп эзлик әле.

"Әтнә таңы" газетасында Яңа Шашы һәм Иске Җогып авылы арасындагы юлның аяныч хәлдә булуы турында, сентябрь ае саннарының берсендә Гөлнара Корбанованың язмасы басылып чыккан иде. Ишетеп белүемчә, юлның бу өлеше салынып беткән, башкаручыларга рәхмәттән башка сүз юк. Октябрь ае башында ТНВның "Родная земля" тапшыруында шулай ук районыбызның кайбер авылларына кадәр каты өслекле юллар булмау мәсьәләсен күтәрделәр. Бу безнең районга гына хас булган проблема түгел. Әйдәгез, бу проблеманы хәл итү юлларын бергәләп эзлик әле!

Әтнәбез яңадан район булганчы, район территориясендәге барлык юлларның да аяныч хәлдә булуын урта һәм өлкән буын бик яхшы хәтерли әле. Мәсәлән, мин үзем дә, беренче кызыбыз тугач, Кышлау авылында яшәүче әби белән бабайны бәбәй чәенә чылбырлы трактор арбасында алып кайттым (2 апрель, 1983 ел). Юлдагы чокырның тирәнлегенә исең китәрлек иде. Рәхмәт район җитәкчелегенә, аның башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, удар юл төзү айлыклары игълан итеп, берничә ел эчендә төп юлларыбызны асфальтлы иттеләр. Аларның ныклы контрольлеге булмаса, моңа тиз генә ирешеп булмас иде. Шушы уңай тәҗрибәне яңадан тормышыбызга кайтарып, авыл эчләрендәге юлларны каты өслеклегә әйләндерсәк иде. Район оешмалары, күмәк хуҗалыклар һәм халык үзе бу эштә актив катнашса, бу проблема хәл ителмәслек түгел, югыйсә. Язгы кыр эшләре бетү белән үк (сабантуйларга кадәр) район башлыгы тарафыннан удар юл төзү ункөнлеге игълан ителсә, бу эш барлык авылларда да бердәм башланыр иде.

Җәен, көзен яңгыр койса чиләкләп,

Кереп булмый урамнарга теләп тә.

Машиналар шунда батып утыра,

Ничек булса да чыгам, дип, акыра.

Бу урамнар заманага килешми.

Әйтә түрә: "Бу бюджетка керешми.

Таш салыгыз, җыйнаулашып урамга,

Ярдәмләшә ала сиңа туган да".

Реклама

Эшләп була мондый эшне, мин беләм,

Ярдәм булса хуҗалыктан, районнан.

Бердәм булсак, эшләр дә бер күренер,

Пычраклар таш астында күмелер.

Министр, я түрә чыкса авылдан,

Асфальт юллар анда күптән салынган.

Ник чыкмаган авылымнан бер түрә,

Проблема чишелмәгән шуңа күрә.

Вакыт узар, асфальтланыр урамнар,

Кунаклар да гел сокланып узарлар.

Түрәләрең юк икән бит, и авыл,

Болай барса, чиратың артка калыр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: