Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юллары ваемсызны кичерми

10 -23 июль көннәрендә район юлларында барлыгы 114 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җи­тәкчесе Рифат Нурмехәмәтов хәбәр итә. Шулар ара­сыннан но­мерлары булмаган транс­порт чарасын йөрткән ике райондашыбызга бишәр мең сум кү­лә­мендә штраф салынган. Кагыйдә бозучылар ара­сында юлны дөрес урын­нан чыкмаган дүрт җә­яүле дә...

10 -23 июль көннәрендә район юлларында барлыгы 114 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җи­тәкчесе Рифат Нурмехәмәтов хәбәр итә. Шулар ара­сыннан но­мерлары булмаган транс­порт чарасын йөрткән ике райондашыбызга бишәр мең сум кү­лә­мендә штраф салынган. Кагыйдә бозучылар ара­сында юлны дөрес урын­нан чыкмаган дүрт җә­яүле дә бар. Техник як­тан төзексез машинада йөр­гән - бер, юл билгесе күрсәтмәсен бозган - дүрт, куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән - егерме ике, тизлекне тиешледән арттырган - унтугыз, вакытында штрафларын түләмәгән - дүрт, документын өйдә онытып калдырган - ике, вазыйфаи зат кушканны үтәмәгән - бер, юл билгесен «күрмәмешкә салынган» - уналты, страховка полисына язылмаган килеш рульгә утырган - бер, документсыз рульгә утырган - ике, номеры пычрак дүрт йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. «Инвалид» билгесе астына машинасын куйган бер йөртүчегә дә биш мең сум күләмендә штраф яный. Руль артына «салган» килеш утыр­ган ике йөртүчегә 30 мең штраф түләргә туры киләчәк. Аларның берсенең йөртү хокукын бирүче таныклыгы да булмаган, хәтта. «Автобус» профилактик мероприя­тиесе кысаларында бер автобус йөртүчегә тахографсыз юлга чыккан өчен протокол төзелгән. Алты протокол машинаның техник халәтен контрольдә тоту таләпләрен үтәмичә юлга чыгарган өчен, тугыз йөртүче исә медосмотр үтмәгән килеш йөртүчене руль артына утырт­кан өчен юридик затларга карата төзелгән. Аларга шулай ук 30ар мең сум күләмендә штраф яный. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән, ике юл һәлакәтендә тән җәрәхәте алучылар бар.
Шул ук вакытта ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе машина йөртүчеләрнең кабат исләренә төшереп уза - ике машина катнашында вак юл һәлакәтенә очрасагыз, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырту мәҗбүри түгел. Әгәр ике йөртүченең берсе үз гаебен таныса, һәлакәт урынының схемасын төзеп, ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итү генә кирәк. Шулай ук элект­рон рассылкалар турында истә тоту да урынлы булыр. Монысы исә штрафларыгыз белән бәйле мәшәкатьләрне күпкә җиңеләйтәчәк. Бары ЮХИДИ бүлегенә барып, электрон хәбәрләрне шәхсән үзегезгә җибәрү турында гариза гына язарга кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәте аша чыгартып, тутырып илтергә дә мөмкин. Штраф димәктән, аларны вакытында түләү турында да онытмасагыз иде. Шулай булмаганда, аны икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк. 15 тәүлеккә арест яисә 50 сәгать мәҗбүри эшләр дә каралган. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклегенә дә күп вакытта бармак аша карыйбыз. Үзебезнең иминлегебез өчен кирәк, югыйсә. Юлда ваемсыз булу нинди нәтиҗәләргә китерүе күз алдыбыз­да. Шуңа да һәрвакыт игътибарлы булыйк, үзебезнең һәм тирә-яктагыларның язмышына битараф калмыйк. Имин юллар һәркайсыбызга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев