Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлның кадерен җәфа чиккән бел

Соңгы вакытта авыл урамнарының күпчелегенә таш җәелү, Бәрәскә авылындагы асфальт юлларны төзекләндерү, яңасын салу; гомумән, авыл юлларының бүгенге халәте турында күп язабыз. Терлекчелек тармагын югары күтәрә алган районның юллары да үрнәк булырга тиеш. "Их, сезнең юллар бездә булса...", дип сокланучыларны ишеткәнегез бардыр. Гаҗәп түгел, чөнки авыл кешесенең үзәгенә үткәне дә...

Соңгы вакытта авыл урамнарының күпчелегенә таш җәелү, Бәрәскә авылындагы асфальт юлларны төзекләндерү, яңасын салу; гомумән, авыл юлларының бүгенге халәте турында күп язабыз.

Терлекчелек тармагын югары күтәрә алган районның юллары да үрнәк булырга тиеш. "Их, сезнең юллар бездә булса...", дип сокланучыларны ишеткәнегез бардыр. Гаҗәп түгел, чөнки авыл кешесенең үзәгенә үткәне дә юл, аның бар авырлыгын да юлсызлыктан интеккән белә. Яңа Җөлби халкының моң-зарларын ишетмәгән кеше калса да, республика югарылыгында калгандыр. Бәлки анда беләләрдер, шулай булмаса федераль программа нигезендә бүгенге көндә Комыргуҗа белән Җөлби арасындагы 5,5 км юл төзекләндерелеп, вак таш түшәлмәс иде. " Җөлби юллы булачак", дигән хәбәргә авыл кешеләре генә түгел, без дә ышанып бетә алмадык башта. "Булсын иде", дип теләдек. Һәм менә мин ике авыл арасындагы юлда йөрим, күңелдә әйтеп бетермәслек рәхәтлек: иң гаҗәбе, 5,5 км лы юлның һәр чакрымында эш кайный. Күз алдына китерегез, Комыргуҗа ягыннан килгәндә Арчаның юл төзекләндерү оешмасы эшчеләре дамба кырыеның сул ягына лотоклар ясыйлар. "Опаловка"сын ясыйбыз", - диләр. Карап үткәндә тактадан бизәк ясап менгән кебек әлеге каркаслар. Алга таба азрак баргач, уң якта да нәкъ тә шушы эшне башкара әлеге оешманың Ринат Рәхмиев җитәкләгән бригадасы эшчеләре. "Монда чокыр казылган иде, дөрес үк казылмаган, башта менә шул чокырны күмдек. Аннан трактор белән дөресләп казыдык. Сутоткычлар урнаштырабыз, бетон белән катырабыз. Әлеге вакытта өч берәмлек техника, 8 кеше эшли, суны да үзебез белән алып килдек. Беткәч, мондагылар белән сөйләшербез дип торам", - ди Ринат. Иртән сәгать 8гә киләләр, 17сәгать 30 минутта китәләр. "Алга барыгыз, анда да эшлиләр", -дип озаттылар. Шулай икән шул, Яңа Җөлби авылы тирәсендә КамАЗлар чабыша, юлга салынган ташны тараталар. Монда эшләүчеләр ААҖ "Татавтодор"ның Әтнә участогы егетләре, 4 КамАЗ, 2 грейдер, каток, погрузчик та үзләренеке. "9-10 кеше эшлибез. Күәм авылындагы эшне төгәлләүгә монда килдек, 4-5 көн эшлибездер инде, әлеге юлның 2,5 километрына ( инде арткандыр) 20 см калынлыктагы вак таш түшәдек. Иртәнге 7 дән кичке 5кә кадәр эшлибез, китереп ашаталар, бар да әйбәт, эссе генә... ", - ди әлеге оешмада 2 ел мастер вазыйфасын башкаручы Илнар Мөхетдинов. Әлеге юлны эшләүчеләр Җөлбинең авыл эчендәге урамын да төзекләндерәчәкләр. Һәм бу авыл халкына да, район халкына да зур сөенеч, Аллага шөкер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев