Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Юнармия”челәр киемле булды

Патриотик тәрбия "Юнармия"челәр киемле булды Пионер, комсомол сафларында тәрбияләнгән буын без. Пионеры да, комсомолы да тарихта калды. Сагынып сөйлибез, идеология, тәрбия бар иде, дип искә ала өлкән буын. Бетерүен бетерделәр, тик урынына лаеклы алмаш булмады. Төрлечә аталганнары оешып карады, тик ул югарылыкта эшләп китә алмады. Монысы бәлки гомерле булыр. Сүрия...

Патриотик тәрбия

"Юнармия"челәр киемле булды

Пионер, комсомол сафларында тәрбияләнгән буын без. Пионеры да, комсомолы да тарихта калды. Сагынып сөйлибез, идеология, тәрбия бар иде, дип искә ала өлкән буын. Бетерүен бетерделәр, тик урынына лаеклы алмаш булмады. Төрлечә аталганнары оешып карады, тик ул югарылыкта эшләп китә алмады. Монысы бәлки гомерле булыр.

Сүрия МИНГАТИНА

1915 елның 29 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин РФ Оборона Министры Сергей Шойгу инициативасы белән балалар-яшүсмерләр хәрәкәтен булдыру турындагы Указга кул куйды - шул рәвешле "Россия укучылар хәрәкәте" барлыкка килде. Аның максаты - яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү, Россия кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре нигезендә шәхесне формалаштыруга ярдәм итү. Узган елның 1 сентябрендә оешкан "Юнармия" хәрәкәте - шуның бер юнәлеше (1990 еллардагы башлангычны - "Аҗаган", "Орленок" уеннарын исегезгә төшерегез әле)

Хәрәкәтнең структурасы хәрби частьләр, хәрби-уку йортларына, армиягә ярдәм итүче ирекле җәмгыят инфраструктураларына бәйле. Агымдагы елга "Россия армиясы" бренды белән әлеге хәрәкәтнең эш планы төзелде, кием формасы үрнәкләре һәм атрибутикасы эшләнде. Яңа ел алдыннан Казанда Татарстаннан җыйналган укучыларны 3 көн укыттылар. Әлеге өйрәнүгә безнең районнан, хәрәкәтнең башлангычы оешкан Олы Әтнә урта мәктәбеннән дә 5 укучы - 2 кыз, 3 егет катнашты. Аларны штаб начальнигы Нәкыйп Мәгъсүмов алып барды.

"Укучылар әлеге хәрәкәтнең максаты, еллык план белән таныштылар. Бер-берсе белән аралашып, үзләренең фикерләрен әйттеләр. Кием үрнәкләрен карадылар. Береткасы, футболкасы, значогы күрсәтелде. Штаб начальнигы белән командирның үз формасы бар. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге оешмага теләгән һәркем керә алмый. Бар яктан да үрнәк укучылар өчен бу хәрәкәт. Укуы да яхшы булырга тиеш, ул укучы спортта да, җәмәгать эшләрендә дә актив булырга тиеш. Олимпиадаларда да катнашу кирәк. Менә шундый лаеклыларны гына алабыз"Юнармия" сафларына. Бүгенге көндә хәрәкәттә катнашучы 22 укучы бар...", - дип сөйли Нәкыйп Мәгъсүмов. Казанда булып кайткан 5 укучы, әлбәттә, үзләренең тәэсирләре белән монда кайткач та бүлешәләр.

Ә бүген, 13 гыйнварда, Олы Әтнә урта мәктәбендә "Юнармияче"ләрнең слеты узды.

22 укучының унысы киемле булды. Биш кешедә бар иде инде, тагын 5 укучыга беретка белән футболкалар, значоклар тапшырылды. "Значокларны укучылар мәктәп формасын кигәч тә күкрәккә тагып йөрергә тиешләр", - дип аңлатты штаб начальнигы.

Слет агымдагы елдагы эш планын да карады, таләпләрне дә искә төшерде. Шул ук вакытта үткәнгә дә алып китте. Махсус кием киеп, флаг күтәргән укучыларны күргәч, "Аҗаган" уеннары, хәрби әзерлек дәресләре искә төште. Хәрәкәтнең исеме яңа булса да, асылы шул ук патриотик тәрбия бирү, башлангыч хәрби әзерлеккә өйрәнү. Хәрби комиссариат белән бергәләп эшләү. Укучыларда зур кызыксыну уята алган икән, әлеге хәрәкәт белән кызыксыналар икән, димәк аның киләчәге бар дигән сүз. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев