Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Юрий Камалтынов: “Татарстанда һәр участокка “Бердәм Россия” күзәтүчеләре җибәрелде” - "Әтнә таңы"

"Сайлауларның гамәлдәге законнар нигезендә үтүе мөһим", - диде ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе. Татарстанда барлык сайлау участокларына да "Бердәм Россия" партиясеннән күзәтүчеләр җибәрелде. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлак комиссиясенең Мәгълүматлаштыру брифингында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте....

"Сайлауларның гамәлдәге законнар нигезендә үтүе мөһим", - диде ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе.

Татарстанда барлык сайлау участокларына да "Бердәм Россия" партиясеннән күзәтүчеләр җибәрелде. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлак комиссиясенең Мәгълүматлаштыру брифингында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте.

"Без финишка чыктык һәм сайлау участокларындагы хәлләрне игътибар белән күзәтәбез", - диде үз чыгышы башында Юрий Камалтынов. Ул, муниципаль сайлауларда "Бердәм Россия"дән 6 меңнән артык кандидат катнашуын искә алды.

"Безгә сайлауларның гамәлдәге законнар нигезендә үтүе бик мөһим. Бу максаттан барлык 2802 сайлау участогына да партия тарафыннан күзәтүчеләр җибәрелде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентлыгына безнең кандидат шулай ук барлык сайлау участокларына күзәтүчеләр җибәрде. Без тавыш бирү барышын күзәтеп торабыз", - диде Юрий Камалтынов. Аның сүзләренә караганда, әлеге вакытка тавыш бирүдә проблемалар тумады.

"Мин безнең күзәтүчеләр түзәрләр, чөнки аларга сайлау участокларының ачылышыннан ябылышына, тавышлар санауга кадәр булырга кирәк. Әмма алар мотивацияләнгән, чын партияле, актив тормыш позицияле кешеләр һәм без, барлык мәгълүматлар да безгә килеп торыр дип өметләнәбез. Күбрәк дәрәҗәдә без, сайлауларның тыныч, оешкан төстә узуы аркасында, ашыгыч рәвештә ниндидер чаралар кабул итү кирәк булмас дип өметләнәбез", - диде Юрий Камалтынов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев