Әтнә таңы

“Южный” трассасы белән бер...

" Чынлап шулай, - ди, - районыбызның Яңа Җөлби авылында яшәүче 80 яшьлек хәбәрчебез Люция Гарипова, - юлда кешенең беткәне юк, техниканың да. Бездәме икән бу хәлләр, дип аптырап карап торам. Беркөнне иртәнге сәгат 4тә Комыргуҗадан Яңа Җөлбигә менә торган юлда утлар җемелди. Минем тәрәзәм юлга туры, бар нәрсәне күзәтеп...

" Чынлап шулай, - ди, - районыбызның Яңа Җөлби авылында яшәүче 80 яшьлек хәбәрчебез Люция Гарипова, - юлда кешенең беткәне юк, техниканың да. Бездәме икән бу хәлләр, дип аптырап карап торам. Беркөнне иртәнге сәгат 4тә Комыргуҗадан Яңа Җөлбигә менә торган юлда утлар җемелди. Минем тәрәзәм юлга туры, бар нәрсәне күзәтеп торам. "Ни булыр икән бу вакытта..." дип уйлап куйдым. Күңелгә әллә ниләр килә. Торам шулай, Әтнәнең юл чистартучы машиналары. Юлны шулай чистартып менәләр дә, безнең авыл аша Әтнәгә төшеп китәләр. Гел шулай. Аллага шөкер, юлыбыз бар. Күзгә яшьләр килә бу шатлыктан. Элекке , Казаннан Әтнәгә кайтып, Әтнәдән Җөлбигә кайталмыйча тилмергән чаклар бетте ул, сеңелем, хәзер әтнәләр Җөлби аша китә Казанга. Менә бит ул заманалар ничек үзгәрә. Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрдек...".

Люция апаның сөенечен моңа кадәр юлсызлыктан интеккәннәр яхшы аңлар. Олы Әтнәдә эшләүчеләр үзәккә эшкә төшә алмый азапланган чакларын онытмагандыр. Юлны әллә нигә бер ачкан тракторчылар ничек җәфаланганнарын хәтерлиләрдер. Ә хәзер...

- Авыл эчендә дә карга бата-чума йөрисе юк. "Тукай" совхозы тракторлары ачып төшеп китә. Ул балалар шатлыгы, сары "Дети" дип язылган автобус йөртә, күр син бу хәлләрне. Ничек барып җитәр бу бала мәктәпкә чаңгы белән дип озатып кала идек бит. 5 сыйныфта укыган оныгым Мөслимә Комыргуҗа мәктәбендәге уңайлыкны, рәхәтлекне, укытучыларның әйбәтлеген сөйләп бетерә алмый...- дип дәвам итә Люция әбекәй.

Реклама

Яңа Җөлби авылының бер кыенлыгы бар, ул да булса авылның кибете булмау. Кирәк чакта гына йөгереп барып килеп булмый шул. Ә көндәлек кирәк-яракның чамасы юк. Анысына да җайлашканнар. Хәер кая барасың...

- Түбән Бәрәскә авылыннан килә безгә сатучы. Атнага ике тапкыр килә, сәгате билгеле. Авыл белән җыйналып көтеп торабыз аның килгәнен. Барлык кирәк-яракны, ашамлыкларны, ипиләрне алып килә. Кушып җибәрәбез, барын ала килә. Аңа да файда, безгә дә файда. Тамак тук, өс бөтен...- ди авыл кешеләре. "Еллар тыныч булсын, алга таба барабыз", диләр.

"Анысы да монысы, баганадагы утларыбыз яна, кич белән бәйрәм итәргә урамга чыксаң да була. Рәхмәт Олы Әтнә авыл җирлегенә безнең авыл барын онытмый. Гел килеп, яшәешебез белән танышып тора..."- район үзәгеннән читтәге Яңа Җөлби авылы халкы әнә шулай яши бүген. Барына шөкер итә, ә барының нинди тырышлыклар белән, күпме интегүләр белән килүен онытмый. "Районыбыз җитәкчесе Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның тырышлыгы бу!"- диләр. Һәм бу хак сүзләр.

Сүрия МИНГАТИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: