Әтнә таңы

Үзе җырлый, үзе елый

Аңа кушылып сәхнә артыннан без үксибез. Еламаслык та түгел иде шул...

Табигатьтә язлар кабатлана. Гомер барган саен язның төсләре дә үзгәрә икән. Яшьрәк чакта никтер җете зәңгәр күк йөзе хәзер инде бераз аксылрак төсле. Җылы җилләр, назлы кояш нурыннан яралган агач яфракларының төсе дә элеккечә чи яшел үк кебек түгел.Төссезләнә дөнья. Шуңа ияреп үзебез дә төссезләнеп, тозсызланып барабыз шикелле. Юк, урамнар һаман да яшел чирәм, иртә яздан элеккечә сап-сары чәчәккә күмелә анысы. Чишмә буйлары да, Симет ярлары да шул ук. Тик җан гына никтер һаман да нәрсәдер җитмәгәндәй бәргәләнә. Элеккечә эчкерсез гадилекме, якын кешеләр арасындагы җылылыкмы җитми шунда. Шуңадыр үткәннәр белән яши икән адәм баласы. Урамда без бер тирә балалар 8-9лап идек. Табигать хәтфәдәй чирәм белән капланырга өлгергәнче үк, "Элеккеге алма бакчасы", дип аталып йөргән тау башында, яки шул тауга төшү юлында калган, өлкәннәр шикелле без дә "Шәрәфәт апай асты" дип йөрткән су буенда мәш килә идек. Узган гасырның алтмышынчы еллар ахыры, җитмешенче еллар башында туган балалар, без, ачлык- ялан­гачлыкны күрмәдек анысы, Аллага шөкер. Тик шулай да, балтырган, кыр суганы, акбаш, какы тәмен кечкенәдән тоеп үстек. Дус-тату булдык, бергәләп баскетбол, волейболын уйнадык, "Почмак алыш", "Әби ипи пештеме?", ише уеннар да безгә ят түгел иде. Китап белән җенләндек, һинд киносы йолдызларына гашыйк булып үстек, "Форум"," Мираж","Модерн Токкинг"лар безнең кумирлар иде.

Реклама

Үткәннәрдәге хатирә­ләрне барлаганда, кү­ңелгә иң якыннары, иң яктылары күршем, адашым Фәридә белән бәйле. Үземнән берничә яшькә өлкәнрәк булса да, әллә туган буларак кан тар­т­канмы, әллә аның бар нәрсәдән хәбәрдар булуы минем кызыксынуларым белән тәңгәл килгәнме, ул миңа бик якын иде. Әтисе тирә-якта дан тоткан тимерче Фоат абый әнисе Нәҗибә апа әти-әниемнәр белән дә бик дус-тату булдылар, бер-берсенә кич утырырга керү дисеңме, бергәләп басуда печән чабумы, өй саклашумы - күрше буларак бик ярдәмчел, киң күңелле кешеләр иде. Фәридә сигезенче сыйныфларда укыганда кисәк кенә шикәр авыруы белән чирли башлады. Шул вакыттан аның тормышы хастаханә белән ике арада йөреп узды. Үзенә язган шундый язмышны бер зарланусыз кабул итте ул. Кая гына барса да, берәр төрле яңалыкка өйрәнеп кайта торган иде. Машинкада басарга өйрәтү курсларында булып кайтканнан соң, мәктәптә лаборантка булып эшли башлады. Туктаусыз инсулин кадатып, даруларда гына то­руның нәрсә икәнен бу чир белән авырткан кешеләр үзләре генә белә торганнардыр. Язмыш аны шундый авыр сынау белән сынаса да, беркайчан күңелсезләнеп, моңайганын хәтерләмим аның.

Тормышка гашыйк, үз күңелен үзе күрә белгәннәрдән иде. Кулыннан килмәгән эше булмады. Сәхнәдән "Парлы чыршылар"ны җырлаганы әле дә күз алдымда. Үзе җырлый, үзе елый... Аңа кушылып сәхнә артыннан без үксибез. Еламаслык та түгел иде шул хәлләре. Сыңар аяк белән, протез кигән килеш кайсыбызның ихтыяр көче җитәр иде сәхнә хәтле сәхнәгә, кеше каршына чыгып басарга?! Һәрвакыт зат итеп киенгән, үзе чибәр Фәридәнең андый хәлдә булуын чит-ятлар белми дә калгандыр, бәлки. Шул хәлләрдән соң, сөйгәне ташлап китсә дә, горур башын имәде ул. Хәтерлим, "Хәлең ничек?" дип сорагач, " Яшим әле, барысына да үч итеп яшим. Исән булуыма куанып яшим", - дигән иде. Ул чакларда үзенекен үзе белгәндер. Икенче аягына да шундый ук ампутация янаганны да, моннан тыш врачларның үзенә 12 төрле диагноз куюны да батырларча кичерде. Кайчан килеп кермә ачык йөзе белән каршы ала торган иде. Бөтен хыялы - гаиләсен булдыру, бәби үстерү булды. Үземнең кызым тугач та, уенын-чынын бергә кушып, "Миңа да бер бәби алып кайтып бир инде", - дип ялынганы истә. Туган ягыма кунакка кайткач, әни "Фәридә бик авырта" диюгә, аның янына йөгердем. Чыннан да, хәле бик авыр иде. Озак сөйләшә алмадык, мине күргәч елмаеп кулларымнан тотты. Бәхилләшүе булгандыр, очрашуыбыз да соңгысы булды.

Хыяллары чынга ашмый калды. Бер дә күз алдымнан китми ул, гомерем буе аның язмышы минем өчен үрнәк булды. Кайчандыр гөрләп торган йортында гына хәзер беркем дә яшәми, яхшы зур өй ямансулап хуҗаларын сагына сыман.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: