Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әз-мәз, Бабасыр, Заман яшьләре һәм Ку-кулар бер сәхнәдә (фотоларда)

Әтнә районының авыл җирлекләре арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесенең беренче уеннары башланып китте. Бәйгене Күлле Киме, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр һәм Күңгәр авыл җирлекләре башлап җибәрделәр. Күшәр авылы мәдәният йортында узган бәйгедә командалар "Исеме матур, кемнәр куйган?" "Гомер узган, күлмәк тузган", "Булмый инде булмагач...", "Әтнә pictures тәкъдим итә" кебек...

Әтнә районының авыл җирлекләре арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесенең беренче уеннары башланып китте.

Бәйгене Күлле Киме, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр һәм Күңгәр авыл җирлекләре башлап җибәрделәр. Күшәр авылы мәдәният йортында узган бәйгедә командалар "Исеме матур, кемнәр куйган?" "Гомер узган, күлмәк тузган", "Булмый инде булмагач...", "Әтнә pictures тәкъдим итә" кебек биремнәрдә көч сынаштылар.

Күлле Кименең "Әз-мәз" командасында, яшьләр белән бергә сәхнәгә чыккан, гомер буе терлекчелектә эшләгән Мәрвәр апа Нигъмәтҗанованы да күргәч, КВН уенының төрле буын вәкилен бергә туплый алуына тагын бер кат инандым.

"Бабасыр" командасы уенның башыннан алып ахырына кадәр тамашачыны күз яше чыкканчы көлдертте. Беренчелек тә хаклы рәвештә аларга бирелде. Икенче урында "Әз-мәз" командасы. Кызганычка каршы, "Заман яшьләре"нең билдән түбән өлешне тәфсилләп чагылдырганнарын карап, оялып утырырга туры килде. Югыйсә, татарның тамашачыны көлдерерлек башка төр тормыш вакыйгалары да җитәрлек инде. Билдән түбән өлешне кара -каршы сөйләшкәндә телгә алсак та, аны сәхнәдә чагылдыру бер дә матур күренеш түгел. Тамашачылар арасында яшьләр генә түгел, олы апалар, әниләр, абыйлар да бар бит. Алга таба бу хакта уйлансын иде. КВНның барышын фотолар да карый аласыз.

Киләсе уенннар 18е көнне Кышлау мәдәният йортында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев