Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәза да каралган...– “Әтнә таңы”

Чирлисең икән, битлек ки. Бу таләпне үтәмәүчеләрне административ җаваплылыкка тартырга тәкъдим итәләр. Көз җитү белән, грипп чире тарала башлый. Бу хакта табиблар гына түгел, депутатлар да борчыла. РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Михеев, Россиядә мәгариф, җәмәгать транспорты өлкәсендә санитария-эпидемиология таләпләрен үзгәртергә кирәк, дигән фикердә. РФ санитария табибына юллаган хатында ул,...

Чирлисең икән, битлек ки. Бу таләпне үтәмәүчеләрне административ җаваплылыкка тартырга тәкъдим итәләр. Көз җитү белән, грипп чире тарала башлый. Бу хакта табиблар гына түгел, депутатлар да борчыла.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Михеев, Россиядә мәгариф, җәмәгать транспорты өлкәсендә санитария-эпидемиология таләпләрен үзгәртергә кирәк, дигән фикердә. РФ санитария табибына юллаган хатында ул, белем бирү учреждениеләре яки транспорт предприятиеләре кешеләрне битлекләр белән тәэмин итүне оештырырга тиеш, дип әйтә. Чирләп киткәннәрен белә торып, битлек кияргә теләмәүчеләрне исә уку йортларына да, транспортка да кертмәскә тәкъдим итә. Салкын тигән икән, башкаларга чир йоктырмас өчен, кешене чарасын күрергә мәҗбүр итәргә кирәк, дигән фикердә ул.

Бу таләпләргә буйсынмаучыларга җәза да каралган. "Грипп һәм ОРВИ белән еш чирләүчеләр - балалар. Мәктәпләрдә бу чирләр бик тиз тарала. Өлкән сыйныфларда уку программасы авыр, укучылар, дәресләрне калдырмыйбыз дип, чирле килеш йөри. Хезмәт хакын югалтмас өчен өлкәннәр дә эшкә батырланып йөри, "больничный" алмый. Шулай булгач, һич югы битлек киеп йөрсеннәр!" - ди депутат. Хәзерге вакытта битлек кию бары тик даруханәләрдә генә мәҗбүри. Эпидемия вакытында битлек киюне нормага әйләндерү кирәклеген Геннадий Онищенко еш әйтә иде, әмма ул киң кулланышка кереп китмәде. Статистика буенча, россиялеләрнең 82 проценты чирле килеш тә эшкә йөри. Кешеләрнең 64 проценты, табибка күренмичә, үзләре дәвалана. ("Ватаным Татарстан", /№ 143, 30.09.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев