“ҖӘЙЛӘРНЕ НИЧЕК УЗДЫРЫРЛАР...”
Комыргуҗа авылында гомер итүче шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Сания Садретдин кызы Әхмәтҗанова әнә шулай дип борчыла. Элек тә булгандыр инде ул чуалышлар, без белмәгәнбездер, дип өстәп куя.
Йөзгә караган әбекәйләрнең төрлесе бар: кайсы урыныннан да тора алмый, кайсы аңында түгел, кайсы сөйләшкәндә бутала, нихәл итәсең, яшь үзенекен итә, язмыштан узып булмый, дип уфтанабыз. Ә Комыргуҗада гомер итүче Сания әбекәйне район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, социаль үзәк хезмәткәре Гөлшат Галимҗанова, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов, жирле ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова белән бергәләп юбилее белән котларга баргач, юбилярны тыңлап вакыт үткәнен дә сизмәгәнбез. Авызына каратты әбекәй, балачагы, яшьлеге, бөтен тормышы күз алдыннан үткәндәй булды. Гомер яшәвең белән түгел, яшәвеңне тоюың, гамәлләреңә бәя бирә алуың, булганыңа шөкер итә белүең белән мәгънәле икән. "Аллага шөкер, күршеләрем бик әйбәт, балаларым, кияүләремне әйткән дә юк. Яшелчәләр утыртам, карыйм, үстерәм, ишегалдына җыеп куям, күршеләрем күтәреп кертә. Бик әйбәт йөри идем әле, 6 ел элек гөл балчыгы алырга барган җирдән егылып таякка калдым. Хәзер таяк белән икәү өй эчендә йөреп торабыз. Сөйләшергә тел генә бар, башка эшкә ярамыйм. Болай да әллә нәрсә тоҗырган кеше түгел инде мин. Югары җитәкчеләр искә алып котлагач рәхмәт инде. Вакытында эшләдек анысы, балалар үстерүе бер дә җиңел булмады, яслеләр юк, балаларны өй алдына чыгарып, чиләк астына ашарларына куеп, өсләренә юрган ябып эшкә китәм, суыру машинасында эшлибез. Олылары кечеләрен калдырып, ишек алдыннан ары китмиләр. Сәвия тугач, ясле булды, 3 айлык баланы бишеге белән кертеп куйдым да, "Бу бала яшәмәс инде, карый алмаслар", дип өйгә чыгып еладым. Бик әйбәтләп карадылар. Ул вакытта МТСлар монда чак, ирем Нигъмәтҗан трактор бригадиры булып эшләде, ул юллар, "Я Ябынчыда, я Соңгырда батып утырабыз", дип шалтыратыр иде. Бик яхшы кеше иде, иртәрәк китте бабай, 5 бала: 3 малай, 2 кыз үстердек, ул үлгәч тә 21 ел яшим инде, җир җимертеп эшләп йөргән көннәр әллә кайда калды", - дип исенә төшерә әбекәй. Уфтанып та куя. Олыгаю сагынырга өйрәтә күрәсең. Бәлки әнә шул яшь чактагы төсләрнең җетелеге яшәргә көч тә өсти торгандыр. Мингазиз абыйның: "Без дә 70тә инде" диюенә: "Җитмешләр ярый икән әле ул", - дип елмаерга мәҗбүр итә. "Әни, мин дә 56да дип әйтәм, ара-тирә. "Әле кыз вакытларыгыз", дип кенә җибәрә", - ди кызы. Менә шундый җор телле, тәне белән картайса да күңеле белән картаймаган әбекәйгә Россия президенты Владимир Владимирович Путин, районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның котлау открыткаларын, истәлекле бүләкләр тапшырып кайттык. Ә әбекәйнең "Радионы яратып тыңлыйм, телевизорга исем китми, татар телендәгесен яратам, яңалыкларны күршеләргә дә сөйлим. Илдәге хәлләргә борчылып та куям, элек тә булгандыр инде ул шартлаулар... Еллар гына тыныч булып, парлыларга тигезлектә яшәргә язсын. Ул киләсе җәйләрне ничек кенә уздырып җибәрерләр инде дип борчылам..." дигән сүзләре истән чыкмый. 90 яшь! Гаҗәп бу картлык!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.1000
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2000
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.5800
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.10600
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9400
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.12700
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9200
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9000
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.5800
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18200
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12201
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.9700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9000
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.36600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.94900
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.36600
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика